Өлкәннәр игътибарына!
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан районыбызда пенсионерлар өчен түбәндәге чаралар оештырылачак
- 5 октябрьдә Ленин урамындагы “Добреев” сәүдә йорты һәм Нур Баян урамындагы “Магнит” кибете янындагы мәйданчыкта авыл хуҗалыгы ярминкәләре;
- 1 октябрьдә район Мәдәният йортында бәйрәм концерты. Башлана 15.00 сәгатьтә, керү ирекле;
- пенсионерлар, пенсия таныклыгын күрсәткән очракта, Кукмара шәһәре, Степан Разин урамы, 81а йорты адресы буенча урнашкан мунчада 50 процент ташлама белән юына алачаклар. 2, 4, 6 октябрьдә - хатын-кызлар, 3, 5 октябрьдә - ирләр көне.
Светлана ҖАМАЛИЕВА,
район социаль яклау бүлеге җитәкчесе
фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев