Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Нырты авылыннан Мәскүрә апа Әхмәтова бер гасырлык гомер бәйрәмен билгеләп үтә

Мәскүрә апа: "Озын гомерле булуының сере - Аллаһы Тәгаләнең бүләге, балаларның яхшы тәрбиясе нәтиҗәсе". Бер гасырлык гомерне Аллаһы Тәгалә һәркемгә дә бирми. Бик сирәкләргә эләгә мондый бәхет, әмма барыбызның да озак яшәүнең серләрен беләсебез килә. Нырты авылында гомер итүче Мәскүрә апа Әхмәтова да тиздән үзенең йөз яшьлек күркәм юбилеен билгеләп...

Мәскүрә апа: "Озын гомерле булуының сере - Аллаһы Тәгаләнең бүләге, балаларның яхшы тәрбиясе нәтиҗәсе".

Бер гасырлык гомерне Аллаһы Тәгалә һәркемгә дә бирми. Бик сирәкләргә эләгә мондый бәхет, әмма барыбызның да озак яшәүнең серләрен беләсебез килә. Нырты авылында гомер итүче Мәскүрә апа Әхмәтова да тиздән үзенең йөз яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтәчәк. Әлеге зур бәйрәм уңаеннан Акъәбинең үзе белән якыннанрак танышырга булдык. Әмма сәламәтлеге какшап китү сәбәпле, без аның белән аралаша алмадык, кызы Роза апа блән истәлекләрне барладык.

Баксаң, Мәскүрә апага йөз яшь биреп, аны бер елга яшәртәбез икән. Чынлыкта аңа йөз дә бер яшь! Архивта сакланучы метрика дәфтәрендәге мәгълүматларга караганда, ул 1915 елда Төркәш авылында биш балалы гаиләдә төпчек кыз булып дөньяга килгән. Ә аннан соңгы документларда ул 1916 елгы булып теркәлгән. Әхмәтовлар гаиләсе зыялы, укымышлы булулары белән авылдашлары арасында хөрмәт казанганнар. Әтисе Муллахмәт мал табибы булып эшләгән, әнисе дә язу белә, дин тота торган белемле хатын булган. Мәскүрә апаны да дин гыйлеменә өйрәтеп үстергән. Мәскүрә апа исә коммунист булуына карамастан, намазын калдырмаган. "Әле җиде ай элек - урын өстенә калгач кына, намазын укый алмый башлады, аңа кадәр бер дә калдырганы юк иде, - ди, бүгенге көндә аны тәрбия кылучы олы кызы Роза апа. - Хәзер дә "Аятел көрси"не кычкырып укый, берәр йомыш төшеп, яныннан китәргә уйласаң: "Иң элек доганы тыңлап бетер, аннан барырсың", - ди.

Мәскүрә апа бик актив була, төрле эшләр башкара. Коммунистик яшьләр мәктәбен тәмамлаганнан соң, аны Төркәш авыл советына сәркатип итеп билгелиләр. Тырышлыгын күреп, Казан авыл хуҗалыгы техникумына укырга да җибәрәләр. Сугыш елларында исә элеккеге Тәкәнеш районында баш агроном вазыйфасын башкара.

-Тәкәнеш утызлап авылны берләштергән, республикада иң зур районнарның берсе иде. Авылларга ат белән йөрдек, төн-көн димәдек, юлга чыгып китә идек, кышкы буранмы, җил-яңгырмы, бер дә эш калдырган булмады. Ул елларда тормыш авырлыклары хатын-кызлар җилкәсенә төште. Кеше эшне тырышып, намус белән башкарды. Үзе өчен түгел, илгә кирәк дип тырышты, - дип, ул вакытларны еш кына искә ала торган була Мәскүрә апа. - Мин авыр эшне түгел, ә җаваплы хезмәтләрне башкардым. Барысы да хөрмәт иттеләр, сүземне аяк астына салып таптамадылар.

Нырты авылында яследә хисапчы, лаеклы ялга чыкканчы хуҗалык товарлары кибетендә сатучы булып эшли. Кайда гына хезмәт куйса да, һәр эшне тәртип белән алып бара ул, шуңа күрә җитәкчеләре, хезмәттәшләре дә бик яраталар аны. Яследә эшләгәндә балалар бүләк иткән рәсем-эшләнмәләр әле дә тартмаларда матур истәлек булып сакланалар.

Мәскүрә апа тормышын авылларына Башкортостаннан эшкә солдатлар алып килгән хәрби Зәки Кәримов белән бәйли. Ул бик төгәл, укымышлы кеше була. "Абыйларның мине бер дә чит җирләргә җибәрәселәре килмәгән иде. Матур, ипле итеп сөйләшүе белән ул аларны күндерә алды", - дип, истәлекләрен балалары белән уртаклаша Мәскүрә апа. Шулай итеп, алар, частьтан частька күчеп, хәрбиләр тормышы белән яшиләр.

Ә Зәки абый лаеклы ялга чыкканнан соң, Ныртыга кайтып төпләнәләр. Моңа да Зәки абый сәбәпче була: бу якларны үз итә ул. Чөнки Башкортостанда, аның туган төбәгендә тормыш бик авыр булган. Салам түбәләр, балчык идән... Әмма алар анда еш барып йөргәннәр, туганнары белән аралашып торганнар. Шунда баргач, яшь ярымлык сабыйларына салкын тиеп кайткач вафат булуы да, бирегә төпләнеп калырга тагын бер этәргеч булгандыр. Әмма гомере генә кыска була аның, кырык алты яшендә хатынын тол, ике баласын ятим итеп, якты дөньялардан китеп бара. Мәскүрә апа исә тормыш йөген сынмый, сыгылмый үзе тарта. Балаларын да тормышка рәхмәтле булырга өйрәтеп үстерә. "Рәхмәттән зур сүз юк, аны бер дә әйтергә онытмагыз", - ди ул.

-Без ярты ятим булсак та, авырлык күрмәдек, җитеш тормышта яшәдек. Әни тегүгә бик оста булды. Солдатларга бирелә торган чолгауларны кисеп, төрле төсләргә манып күлмәк, пәлтәләр тегеп киертә иде. Сеңлем белән икебезне гел пардан киендерделәр. Балалар бакчасына бәйрәмнәргә атлас тасмалар тагып барган хәтердә, андый матурлык бер кешедә юк иде. Әти үзенең вафатыннан соң да безгә "ярдәм итүеннән" туктамады. Әни алтмыш сум хезмәт хакы алса, әтинең йөз сум пенсиясе килеп торды. Безгә шундый җитеш, рәхәт тормыш бүләк иткәннәре өчен без бик рәхмәтле аларга. Үзем югары белем алып, башта балалар бакчасында, аннан мәктәптә эшләдем, кырык ел педагог стажым бар. Тормыш иптәшем Наил дә укытучы иде. Без әни белән бергә утыз елга якын гомер иттек. Балаларны тәрбияләүдә әнинең роле зур булды. Наил белән дә бик матур итеп, килешеп яшәделәр, аның гына гомере кыска булды. Сеңлем исә бүгенге көндә Вятка Аланында яши, 36 ел фельдшер булып эшләде, хәзер лаеклы ялда , - ди Роза апа. - Тормышта төрле хәлләр очрый, шатлыгы белән авырлыклары да килеп тора, әмма нинди генә очрак та да әни безнең төп киңәшчебез булды. Аның акыллы фикерләре ташка уеп язылган кебек һәрвакыт безнең күңелләрдә саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев