Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәктәпкә әзерлек: 10 мең сум акча җитәме?

Газета хәбәрчесе кибеттәге товар бәяләрен барлады.

Август ае ата-аналар өчен күңелле хәбәрдән башланды: 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге һәр бала өчен Россия Президенты карары нигезендә бер мәртәбә 10 мең сум акча күчерелде. Берәүләргә ул азрак тоелса, икенчеләр бу матди ярдәмне шатланып кабул итте. Чөнки укучыларны баштанаяк киендерергә, бөтен уку әсбапларын сатып алырга шактый зур суммалар кирәк. Баланы белем дөньясына озату өчен, дәүләттән бирелгән шушы акчаны җиткереп буламы, чыгымнар бер укучыга ничә сумга төшә икән?

Улым Илдан быел беренче сыйныфка барганлыктан, без дә базар һәм кибетләрдә йөреп, андагы бәяләр белән таныштык, инде бераз хәстәрләнергә дә өлгердек. Хәзер юклык заманы түгел бит, киштәләр тулып ята, җаның ни тели, шул бар дип фикер йөртеп, бар эшне соңгы көнгә калдыручылар да юк түгел арабызда. Ни дисәк тә, һәр әти-әнинең үз баласын башкалардан хим-хур итәсе килмичә, бар әйбер сыйфатлы һәм матур булсын дип тырыша.

Мәктәп формасы тиз сатыла

Малайлар өчен костюм-чалбарларның ниндие генә юк: төрле төсле,  шакмаклы, жилет белән, жилетсыз... Кукмаралылар бөгәрләнеп беткән, очсызлы тукымадан тегелгәннәре яныннан китәргә ашыксалар, үтүкләнгән, әллә каян «ялт итеп» торганнарын киеп карарга тукталалар. Әнә бер кибетнең сатучысы Гөлнара Ганиева да: «Костюмнарны көн саен алалар, аеруча беренче сыйныфларның размерлары тиз бетә, шуңа күрә кешегә сайлау мөмкинлеге аз кала», - ди. Бәяләрнең артык уйнавына игътибар иттем: бер кибеттә олылар костюмы – 2000, кечкенәләрнеке – 1300 сум торса, башка кибеттә олылар өчен – 3500, ә кечкенәләр өчен 2900 сумнан башлана.

Без үзебез артык сайланып тормадык, төсе һәм сыйфаты ошаган берне киеп карап, 3000 сумга алдык.

Кызларга исә бераз катлаулырак: шәһәрдәге уку йортларында кертелгән әзер формалар кибетләрдә булмаганлыктан, я ательеда якынча 2400 сумга тектерәләр, я киелгәнне сатып алалар, я танышлары бушка бирә. Ә авыл мәктәпләре өчен каралган алъяпкычлы форма 1400 сумнан башлана. Блузкаларның хаклары – 400-2200, малайлар күлмәге 300-1800 сумга кадәр җитә. Әле бит алар кимендә өчәү: берсе – бәйрәмнәрдә, икесе көн саен кию өчен кирәк. Аксессуарларга килгәндә, галстук – 80-110, кызларның чәченә бант 120 сум тора.

Мәктәп формасы белән беррәттән, физик тәрбия фәнендә шөгыльләнү өчен спорт костюмы да таләп ителә. Аслы-өсле мондый җыелманы 1230-1500 сумга табарга мөмкин.

Уңайлы аяк киеме кирәк

Иң мөһиме: укучының аяк киеме җайлы, кысмый һәм тирләтми торган булырга тиеш. Мәктәпкә барганда, бинаның эчендә кияргә, шулай ук физик культура дәресләренә аерым кирәк. Ә кайбер белем бирү учреждениеләрендә кызларга туфлинең агын да, карасын да алырга кушалар икән. Кибетләрдәге бәяләрнең төрлелеге аяк киеменең материалына бәйле. Малайлар өчен табигый күннән тегелгән ботинкаларны – 1550-2700, кызлар өчен туфли, балеткаларны 1500-2800 сумга алырга мөмкин. Ә ясалма күннән тегелгән ботинкалар – 750, туфлиләр – 650, кроссовкалар 450 сумнан башлана.

Кукмаралы, өч бала анасы Люция ханымны аяк киеме кибетендә очраттык. «3нче урта мәктәптә укучы олы кызым Әдилә быел икенче сыйныфка бара. Узган елгы формасы, букчасы әле берни эшләмәде. Менә бүген 1500 сумга кроссовка, кеда сайладык, башка уку кирәк-яракларын соңрак карыйбыз», - диде ул.

Без әлегә улыма бер пар аяк киемен – табигый күннән тегелгән, һава йөрсен өчен тишекләре булган ботинканы 1500 сумга алдык. Ул кибеттә хәтта ясалма күннән булганы 1300 сум иде. Аңламассың бу бәяләрне!

Букча сайлыйбыз

Кайсы гына кибеткә керсәк тә, букчаларга аерым игътибар бирелгәне күзгә ташлана. Сайлау мөмкинлеге дә зур: төрле төсле, әллә ничә тартмалы, мультфильм һәм әкият геройлары яки төрле җәнлекләр, машиналар төшерелгән... Бәяләре дә аерылып тора: 450 сумнан 3600 сумга кадәр. Балалар үзләренә ошаганны рәсемгә карап сайласа, ата-аналар нинди материалдан тегелүен, ортопедик, уңайлы, шул ук вакытта җиңел дә булуын карый.

«Мин кием-салымга интернет-кибет аша заказ бирәм, анда күпкә арзанрак. Беренче сыйныфка баручы улым Исламга да букчаны шуннан 1800 сумга гына кайтарттым. Бәясе икеләтә очсызга төште: нәкъ шундый ук букчаны Кукмарадагы кибетләрдә 3000-3500 сумга күрдем», - ди кукмаралы Айгөл Бәширова.

Вак-төяк – үзе кыйммәт

Букча алу – бер хәл, әле аны уку товарлары белән тутырырга да кирәк бит. Пенал, папка, буяу, пластилин, карандаш – саный китсәк, бик күп вак-төяк җыела. Шуларга кимендә 1000 сум акча китә дияргә мөмкин. Дәфтәр, альбомны сайлаганда да балаларны әлеге дә баягы тышлыкларындагы рәсем җәлеп итә. Шуңа күрә әти-әни сабыеның фикеренә колак салырга, мәктәпкә бару теләге артсын өчен, барлык әйберләрне бергәләп тупларга тырыша.

«Без инде июль аенда ук шәһәргә барып, балаларны мәктәпкә дип киендердек. Бәлки ул вакытта бәяләр артык кыйммәт тә булмагандыр. Олы улыбыз Илфат быел Кукмара аграр көллиятенә керергә әзерләнә, кызыбыз Әдилә – сигезенче, кече улыбыз Ислам беренче сыйныфка бара. Чамасын белеп тотсаң, бер балага нәкъ 10 мең сум акча җитә, безнең шул 30 мең сум тулысынча кереп бетте. Букча, форма, киемнәр, алмашка һәм физик культурага аяк киемнәре, канцтоварлар алдык. Әлеге акчаларның юктан бар булып, көтелмәгән җирдән килүе бик әйбәт. Аеруча безнең кебек күп балалы гаиләләргә зур ярдәм ул», - дип сөйләде Салтык-Ерыклы авылыннан Эльмира Саматова.

Кукмара кибетләрен бер кат йөреп, бәяләргә күзәтү ясаганнан соң, букча, кием-салым, аяк-киемнәренең очсызрагын, ташламалы бәяләр куелганын сайлаган очракта 10 мең сумга сыешып була дигән нәтиҗә ясадым. Ләкин улыма алынган костюм, бер пар аяк киеме һәм бер күлмәк кенә инде 5300 сумга чыкты. Әле букча, спорт костюмы, тагын кимендә ике төрле аяк киеме, күлмәкләр, уку товарлары кирәк. Моннан тыш, көзгә җиңел ветровка, куртка, ботинка, дәрес әзерләү өчен өстәл белән урындык, шкаф аласы бар. Кыскасы, саллы гына күләмле суммага җыелачак.

Шуңа карамастан әлеге «Путин акчалары» миңа да, башка гаиләләргә дә зур ярдәм булды. Баланы әти-әнисе күпме көч куеп мәктәпкә озаткан кебек, укучылар да барлык көчләрен белем алуга юнәлтсеннәр, йөзгә кызыллык китермичә, ышанычны акласыннар иде!

Мәктәп товарларының уртача бәяләре:

  • букча – 450-3600 сум,
  • дәфтәр өчен папка – 70-280 сум,
  • көндәлек – 28-75 сум,
  • 12 битле дәфтәр – 3-5 сум,
  • рәсем ясау өчен альбом – 20-75 сум,
  • пенал – 25-380 сум,
  • ручка – 7-35 сум,
  • гади карандаш – 4-12 сум,
  • 12 төсле карандашлар җыелмасы – 58-115 сум,
  • карандаш очлагыч – 10-45 сум,
  • бетергеч – 5-60 сум,
  • пластилин – 35-150 сум,
  • акварель буявы – 35-195 сум,
  • гуашь – 55-250 сум,
  • төсле кәгазьләр – 12-30 сум,
  • төсле картон – 24-45 сум,
  • клей – 18-160 сум,
  • аяк киеме өчен капчык – 60-250.

 

Фото: Йолдыз Низамеева/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев