Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале, «Әче» дип кычкырулар һәм бала тудыру йортыннан сабыйларны тантаналы рәвештә чыгару: Кукмарада Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр

Бу көн тантаналы чараларда катнашкан һәр парның хәтерендә озак сакланыр.

8 июль - гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Зур Сәрдек авылыннан Гайфетдиновлар гаиләсе «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнде.

Ирле-хатынлы Кәримулла абый һәм Нәсимә апа 63 ел тату гомер кичерәләр, дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзер 9 онык һәм 2 оныкчыкка сөенеп яшиләр. Гаилә башлыгы лаеклы ялга чыкканчы фермада хезмәт куйган, ә Нәсимә апа, сугыштан соңгы елларда урта белем алып, төрле авылларда укытучы булып эшли, аннан соң авыл мәдәният учагын, комсомол оешмасын җитәкли, агитация укулары оештыра, китапханәче булып эшли.

«Гаилә тормышында иң мөһиме – бер-береңә карата түземле, сабыр булып, акыл белән эш итү», - дип сөйли Нәсимә Габделбәр кызы.

Вахитовлар гаиләсен 55 ел бергә гомер иткән зөбәрҗәт туйлары белән котладылар. Вагыйз Исмәгыйль улы һәм Сания Галим кызы Важашур авылында яшиләр. Аларның исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде.

«Кеше тормышының мәгънәсе һәм эчтәлеген һәрвакыт гаиләсе тәшкил итә. Гомер юлында төрле хәлләр булырга мөмкин: шатлыгы, борчулары да. Шуңа күрә түземлек күрсәтергә кирәк», - ди Вахитовлар.

Ир белән хатынның төп тормыш капиталы – ул балалары, оныклары һәм оныкчыклары. Өлкәннәр аларның уңышларына шатланалар, зирәк киңәшләре белән булышалар.

Истәлекле вакыйгалар белән Гайфетдиновлар һәм Вахитовлар гаиләсен район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, ЗАГС бүлеге начальнигы Зинира Галиева һәм башкалар котлады.

Бу көнне бала тудыру йортында да истәлекле вакыйга булды: ике сабыйны әниләре белән гаиләләренә озаттылар.

3 июльдә Кукмарадан Илүзә һәм Артур Сабанаевлар гаиләсендә беренче бала - уллары, ә 4 июль көнне Мәмәшир авылыннан Гүзәл һәм Ренат Закиуллиннар гаиләсендә икенче сабый – кызлары туа.

Агымдагы елның алты аенда Кукмара районында 183 сабый дөньяга килгән.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Кукмараның Никахлашу сараенда да тантаналы чара узды: Денис Байметов һәм Анастасия Демьянова, Дамир Камалов һәм Виктория Хәйбуллина үзләренең никахларын законлы рәвештә теркәделәр.

«Бүген гаиләгезнең тормыш китабы языла башлаган көн. Гаилә - кеше байлыгының иң мөһиме, әһәмиятлесе. Ул - таяныч, ышаныч, ярдәм һәм аңлау дигән сүз. Бу - кеше үз куллары белән булдыра ала торган иң зур бәхет. Җир йөзендә бәхетле һәм тату гаиләдән дә ныграк союз юк», - диде район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, яшь парларны котлап, һәм ул аларга истәлек бүләге тапшырды.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев