Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Махсус комиссия Кукмараның үзәк урамы буенча урнашкан оешма, кибетләрнең элмә такталарында телләр турындагы законның үтәлешен тикшерде

Кукмараның үзәк урамы буенча урнашкан күпчелек учреждение һәм оешмаларның элмә такталары ике дәүләт телендә язылган, тик әлеге таләпләргә буйсынмаган кибетләр, сәүдә үзәкләре дә бар.

Кукмара урамнары бик күп кибет, төрле оешма-предприятиеләрнең офислары белән чуарланган. Кайда нәрсә урнашканлыгын белеп тә бетерү мөмкин түгел, ярый әле ишекләрендә нинди оешма икәнлеге, эш вакыты күрсәтелгән элмә такталар куелган. Тик әлеге мәгълүмати такталарның барысы да телләр турындагы законга туры килми. Документ нигезендә учреждениеләр, кибетләрдә, башка оешмаларда элмә такталар, урам исемнәре язылган табличкалар, юл күрсәткечләре ике телдә язылырга тиеш.

Тәрҗемәче, шәһәр, район башкарма комитетлары, район мәгариф идарәсе вәкилләреннән торган махсус комиссия Кукмараның үзәк урамы буенча урнашкан оешма, кибетләрнең элмә такталарында телләр турындагы законның үтәлешен тикшерде. 

«Татарстан Республикасы  дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында»гы республика законы нигезендә татар һәм рус телләре  тигез хокуклы дәүләт телләре булып тора. Әлеге законның «Дәүләт хезмәте күрсәтү өлкәсендә һәм коммерция эшчәнлегендә кулланылучы телләр» дигән 20нче маддәсендә белдерүләрнең, афишаларның, башка күргәзмә мәгълүматның текстлары дәүләт телләрендә язылырга тиеш, дип әйтелә. 

«Шәһәр башкарма комитеты тарафыннан моннан берничә ел элек урам исемнәре язылган элмә такталарны закон таләпләренә туры килә торган итеп үзгәртү, яңарту буенча зур эш башкарылды. Тик хәзерге заманда кибет, сәүдә үзәкләренең барысын да контрольдә тотып бетерү мөмкин түгел, шуңа күрә аларны тикшерү өчен махсус комиссия тарафыннан рейдлар оештырыла», - дип билгеләп үтте шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Ринат Хайруллин.  

Кукмараның үзәк урамы буенча урнашкан күпчелек учреждение һәм оешмаларның элмә такталары ике дәүләт телендә язылган, тик әлеге таләпләргә буйсынмаган кибетләр, сәүдә үзәкләре дә бар. Кайбер кешеләрнең без бу турыда беренче тапкыр ишетәбез, дигән җавабы бигрәк тә гаҗәпләндерде. Югыйсә, телләр турындагы закон 1992 елда кабул ителгән.
Көнкүреш товарлары сату белән шөгыльләнә торган эре сәүдә нокталарының берсендә эш, тәнәфес вакыты, атна көннәре, юридик адреслары шулай ук рус телендә генә язылган иде. Биредә әлеге элмә тактаны шул ук вакытта салдырып алып, икенчене ясатырга бирәчәкләре турында хәбәр иттеләр. 

«Без ике телдә язылган элмә такта ясатырга биргән идек, әмма илдәге хәлләргә бәйле рәвештә озаккарак сузылды. Шуңа күрә әлегә иске тактаны салдырмадык», - диделәр Ленин урамында урнашкан ашамлык кибетенең берсендә. 
Шулай ук кайбер кибетләрдәге элмә такталарда татар сүзләре рус хәрефләре белән язылган иде. Бу, гомумән, акчаны юкка сарыф итүгә тиң. Чыгымнар ясап, табличканы эшләтергә уйлагач, аның сыйфатын, мәгълүматның дөреслеген дә тикшерергә кирәктер. 

Шулай ук комиссия әгъзалары күзне ярып керә торган хәреф-хаталарга да игътибар иттеләр. Кайбер сүзләрдә хәрефләр төшеп калу, нечкәлек билгеләренең куелмавы, кушымчаларның дөрес ялганмавы, дөрес тәрҗемә ясалмавы бер дә матур күренеш түгел.

«Кибетләрнең исемнәре генә тәрҗемә ителми, ә калган барлык мәгълүмати язулар да тәрҗемә ителергә тиеш. Гомумән, нинди дә булса элмә тактаны ясатыр алдыннан аның дөреслеге комиссия тарафыннан тикшерелсен иде. Һәр кешенең үз фикер сөреше булырга мөмкин, кайвакыт үзебез дә, билгеле бер сүзнең тәрҗемәсен язар алдыннан шикләнеп, башка районнардагы хезмәттәшләр белән киңәшләшәбез. Мәсәлән, “Төшке ашсыз” дигән тәрҗемә дә татарча матур яңгырамый, мин “Тәнәфессез” дип алмаштырыр идем», - - диде тәрҗемәче Дамира Платонова.

Закон бозучыларга бу юлы кисәтү ясалды. Әмма шуннан соң да хуҗалар ике телдә элмә такталар кую турында кайгыртмаса, икенче юлы беркетмәләр төзеләчәк.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев