Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Лубян урман-техник көллиятендә чыгарылыш бәйрәме булды

Көллиятне 62 студент тәмамлады.

Бүген Лубян урман-техник көллиятендә, тантаналы рәвештә, студентларны яңа тормыш юлына озаттылар. Егет-кызларның шатлыгын уртаклашырга республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, район башлыгы Сергей Димитриев килгән иде. Алар стунетларга изге теләкләрен ирештерде, алга таба уңашлар теләде.

«Лубян җирлеген көллияттән башка күз алдына да китереп булмый. Ул көннән-көн матурлана, төзекләнә. Бүген без булачак урманчыларны олы тормыш юлына озатабыз. Сез киләчәктә сайлаган һөнәрегез буенча барырсыз дип ышанам. 2020 елдан урман хуҗалыгы министрлыгы масштаблы рәвештә цифрлаштыру белән шөгыльләнә. Бүгенге көн урманчысы да заманча мөмкинлекләрдән артта калмый. Шуңа күрә эшебез бик кызыклы, тарихыбыз бай. Сезне үзебездә көтәбез», — диде Равил Кузюров, студентларга мөрәҗәгать итеп.

Бәйрәм чарасында уку йортын тәмамлаган 62 студентка һөнәри белем алуы турында дипломнар тапшырылды. Алар «Урман һәм урман-парк хуҗалыгы», «Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше», «Икътисад һәм бухгалтер исәбе» белгечлекләре буенча белем алган.

Алабуга шәһәреннән Зарина Лисова «Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше» бүлеген тәмамлаган.

«Мине бу юнәлеш кызыксындыра, шуңа күрә әлеге уку йортын сайлдым. Көллияткә ияләнү авыр булмады, чөнки якын-тирәдә яхшы кешеләр иде, бик тиз яңа дуслар таптым. Студентлар советы рәисе итеп билгеләндем, шуңа күрә уку еллары, студент вакытлар бик тыгыз, мавыктыргыч узды. Беренче курс бигрәк тә истә калды, чөнки анда әле безнең өчен барысы да яңа иде. Киләчәктә читтән торып югары уку йортына укырга керергә уйлыйм», — диде ул.

Яр Чаллы шәһәреннән Салават Низамов та «Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше» белгечлеген үзләштергән.

«Бу юлны сайлаганыма бер дә үкенмим. Ул — минем балачак хыялым. Чөнки чәчәкләр, аларны тәрбияләү ошый иде, алга таба моны эшем кебек күзалладым. Укыган вакытта көллият территориясендә, питомникларда да эшләдек. Көллиятнең тулай торагында яшәдек, бик күңелле булды. Студент тормышы турында күңелдә күп истәлекләр калды. Алга таба Яр Чаллыда яки Казанда укуымны дәвам итәргә планлаштырам. Бергә укыган иптәшләремә дә киләчәк тормышларында уңышлар телим», — диде ул.

Чыгарылыш кичәсе укучылар өчен генә түгел, ата-аналарга да дулкынландыргыч вакыйга. Чөнки аларның кадерләп үстергән ул-кызлары яңа тормыш юлына аяк баса.

«Без Әгерҗедән килдек. Улым Никита Федотов бүген әлеге уку йортын тәмамлый. Бик дулкынланабыз. Ул „Урман һәм урман-парк хуҗалыгы“ белгечлеге буенча дүртенче курсны тәмамлады, уңышлы итеп диплом яклады. Аңа монда белем алу бик ошады. Без әлеге уку йортын юкка гына сайламадык, башта килеп карап киттек. Көллият бик матур урында урнашкан, китапханәсе яхшы, белем алу өчен бөтен шартлар булдырылган, педагогик коллектив бик әйбәт, аларга аерым рәхмәт. Мондый укытучыларны бер җирдә дә күргәнем юк иде. Кураторыбыз Светлана Александровна балаларга карата игътибарлы булды, ул искиткеч яхшы кеше. Яшь чагым булса, үзем дә әлеге уку йортын сайлар идем», — диде Екатерина Зарипова.

фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев