Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Лагерьлар балаларны көтә

Әле кайчан гына укучылар, кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып, белем йортларына җыйналган иде, шул арада бер ел вакыт узып та китте. Алда - көтеп алынган җәйге каникуллар. Әмма өч айга сузылган ялларны файдалы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү дә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Балаларның һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру буенча ведомствоара комиссия...

-Иң элек җәйге ялны оештыру программасы расланды. Шулай ук лагерьларның, спорт заллары, мәйданчыкларның әзерлеген тәэмин итү, кадрлар мәсьәләсе, балаларны туплау буенча мәгариф, яшьләр эшләре һәм спорт идарәләренә төгәл бурычлар куелды. Җәйге чорда түгәрәк һәм секцияләрнең дә эшләве, төп игътибарны сәламәт яшәү рәвешен алып баруга юнәлтү аеруча зарур, - ди Рузалия Галиева.

-Хәрби-патриотик, сәнгати-эстетик, экологик-биология, туристлык-туган төбәкне өйрәнү, спорт-сәламәтләндерү юнәлешләрендә районда 29 мәктәп яны лагере эшләп, аларда 1040 бала ял итәчәк. Ә инде 50 укучы өчен Кукмара өченче һәм Сәрдекбаш урта мәктәпләрендә ял һәм хезмәт лагерьлары оештырылачак. Лагерьлар 5 июньнән үз эшчәнлекләрен башлап җибәрерләр дип планлаштырабыз, - ди район мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры урынбасары Ләлә Бариева. - Лагерьларга иң беренче чиратта аз тәэмин ителгән һәм авыр тормышлы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, балигъ булмаганнар эше буенча комиссия һәм район эчке эшләр бүлегендә исәптә торучылар, ятим балалар җәлеп ителә. Малайлар һәм кызлар иртәнге сәгать сигездән көндезге сәгать икегә кадәр программа нигезендә каралган наркомания, начар гадәтләрне кисәтү, экология, спорт, туган төбәкне өйрәнү кебек чараларда катнашып кына калмаячак, ә рәхәтләнеп күңел ачып, ял итеп, тәмле итеп тукланып, яңа уку елына көч туплаячак.

Камышлы урманы буенда урнашкан "Нараткай" лагере дә һәр җәйдә балаларның чыр-чу килгән шат авазларына күмелә. Быел да лагерьда өч смена эшләячәк, аларда 225 бала ял итеп, сәламәтлеген ныгытачак.

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев