Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Кыш бабайдан биш бүләк” акциясе бара

Сабый чактан ук Яңа елны могҗизалар алып килүче буларак күзаллыйбыз. Әнә, өч атка җигелгән тарантаста зур гәүдәле, ап-ак сакаллы Кыш бабай, бураннар туздырып, бәс сарган урман эченнән килеп чыга да, тылсымлы таягы белән селтәнеп җибәрүгә бар дөнья сихри матурлыкка чума. Ә аркасына аскан капчыгында ниләр генә юк аның... Ә бүләкләре...

Сабый чактан ук Яңа елны могҗизалар алып килүче буларак күзаллыйбыз. Әнә, өч атка җигелгән тарантаста зур гәүдәле, ап-ак сакаллы Кыш бабай, бураннар туздырып, бәс сарган урман эченнән килеп чыга да, тылсымлы таягы белән селтәнеп җибәрүгә бар дөнья сихри матурлыкка чума. Ә аркасына аскан капчыгында ниләр генә юк аның... Ә бүләкләре соң, бүләкләре... Каян белде икән ул синең күңелеңә нәрсәләр хуш киләсен?!

Үткән елгы башлангычны дәвам итеп, без быел да Кыш бабайдан бүләкләр әзерләп куйдык. Шул уңайдан редакция 1 декабрьдән 23 декабрьгә кадәр "Кыш бабайдан биш бүләк" дигән акция үткәрә. Шушы вакыт аралыгында район газетасына язылып, квитанциясен редакциягә алып килеп күрсәткән яки күчермәсен почта аша юллаган абунәчеләр арасында иң бәхетлеләр махсус призларга ия булачак. Призларыбыз да саллы: Яңа ел капчыгына салынган 10ар килограмм авырлыктагы күчтәнәчләр, 27 декабрьдә киез итек-киез комбинаты кафесында үтәчәк Яңа ел кичәсенә ике билет һәм Кукмара савыт-сабалар заводында эшләнгән затлы таба. Акциягә 23 декабрьдә йомгак ясалачак.

Акцияне оештыручы - "Хезмәт даны" газетасы редакциясе. Акциянең сроклары - 2016 елның 1-23 декабре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев