Кукмараны бергә матурлыйк
Елдан-ел Кукмара матурлана, төзекләнә бара. Әмма шушы матурлыкны тудыручылар күреп бетерә алмаган, аларның кулы тимәгән урыннар да шәһәребездә әле шактый.
Әйдәгез, хөрмәтле райондашлар, шәһәребезне сезнең ярдәм белән бергәләп үзгәртик әле. Аны тагын да күркәмрәк итү өчен без сездән төрле фикерләр, тәкъдимнәр, рәсемнәр, эскизлар көтеп калабыз. Хатларыгызны редакция адресына (Кукмара шәһәре, Ленин урамы, 39 а йорт) яки электрон адреска hezmat_dani@mail.ru юллый аласыз. Шулай ук 2-65-59 телефоны аша элемтәгә дә чыгарга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев