Кукмараның “Аргамак” командасы республикада беренче урынны алды
Физик мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызның "Аргамак" спорт командасы инде күптәннән танылу алды. Шулай булмый ни, республика күләмендә үтә торган һәр бәйгедән алар призлы урын яуламыйча кайтмыйлар бит!
Быелгы ел аргамаклылар өчен аеруча истәлекле булды. Чөнки ел дәвамында барган республикакүләм спартакиадага күптән түгел нәтиҗә ясалды һәм гомуми очколар буенча "Аргамак"ның республикада беренче урын яулавы билгеле булды. Безнекеләр дүрт спорт төре - начар күрүчеләр арасында мини-футбол, өстәл теннисы, җиңел атлетика һәм шахмат буенча җиңү яуладылар. Калган төрләр буенча да сынатмыйлар.
-Гыйнвар аенда старт бирелгән спартакиада кысаларында барлыгы 15 төргә якын ярыш үткәрелде. Ай саен нинди дә булса бәйгегә бармыйча калганыбыз юк. Соңгы вакытта популяр төрләрдән тыш бочче, галбол кебек спорт уеннарын да үз иттек, -ди Дамир Галиәхмәтов - Әлбәттә, физик мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар белән эшләүнең үз авырлыгы бар. Беренчедән, аларны йөртү өчен махсус транспортыбыз юк. Ярышларга барганда алар Кукмарага үзләре транспорт юллап киләләр. Моның өчен аларның чыгымнарын каплау каралмаган. Коляскада гына хәрәкәт итүче спортчыбызны өеннән алып китәбез, күтәреп автобуска алып керәбез, төшерәбез. Ярышлар үтә торган урыннарда да уңайлы шартлар булмаска мөмкин. Шулай булса да, без авырлыкларга да, өстәмә мәшәкатьләргә дә түзәбез. Спортчыларыбыз гына үзләренең максатларыннан тайпылмасыннар иде.
"Аргамак"ка районыбызның төрле төбәкләрендә яшәүче 30га якын спортчы керә. Үпкәләмәсләр дип уйлыйм, аларның исемнәрен аерым әйтеп үтү мөмкин түгел, чөнки берсе бер спорт төрендә булдырса, икенчесе башкасында алдыра. Киләсе елларда да безнекеләрнең гел алгы сафта булуларын күреп, аларга сокланып карарга язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев