Кукмараның «Уңыш» җәмгыятендә кукуруз уңышын җыю төгәлләнеп килә
Кукурузны 800 гектар мәйданда үстергәннәр, әлеге сусыл үләннең барысын да силос итеп файдаланачаклар.
Кукмараның «Уңыш» җәмгыятендә кукуруз уңышын соңгы гектарларын уралар.
Хуҗалыкта 3100 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 900е – савым сыерлар. Хуҗалык җитәкчесе Раил Галимуллинның сүзләренә караганда, бүгенге көндә бер мең тонна печән, берьеллык һәм күпьеллык үләннәрдән 25 мең тонна сенаж хәзерләнгән, 20 мең төргәк салам прессланган. Силос салу да тулы көченә бара. Кукурузны 800 гектар мәйданда үстергәннәр, әлеге сусыл үләннең барысын да силос итеп файдаланачаклар.
«Бүгенге көндә “Гигант” бүлекчәсенең Югары Шөн авылы янында соңгы кукуруз басуы калып бара. Һава торышы сынатмаса, аны җомга көннәргә төгәлләргә торабыз. Кырда бер “Ягуар” комбайны ура, биш КамАЗ яшел массаны ташып тора. Йөрү юлы ерак булгач, шуның хәтле машина билгеләдек. Әлегә кадәр массаны курган итеп салган идек, хәзер исә Югары Шөн авылы янындагы базга илтәләр. Анда К-700, “Амкодор” тракторлары яхшылап, һава кермәслек итеп тыгызлый. Кукуруз уңышыннан канәгать: бер гектардан уртача 300 центнер яшел масса кайта. Үткән ел гектарыннан уртача 210 центнер уңыш җыеп алган идек. Хәзерге вакытта 14 мең тонна силос салынды инде. Үзебезнең алга куйган план буенча тагын 7-8 мең тонна хәзерләргә кирәк. Алла боерса, әлеге терлек азыгы безгә бер ел да җиде айга җитәчәк», - диде хуҗалык җитәкчесе.
Гомумән, быел игеннәрдән зарланмыйбыз, дип сөйләде җитәкче. Бөртеклеләр бер гектардан уртача 35,1 центнер уңыш белән сөендергән. Быел басу-кырлардан тулаем 9600 тонна ашлык суктырылган, үткән ел әлеге сан 5200 тоннаны тәшкил иткән.
Хуҗалыкта башка кыр эшләрен дә аксатмыйлар. Хәзерге вакытта җирләрне бер яңа К-700 тракторы туңга сукалый. Әлеге эш ике сменада оештырылган. Механизаторлар кичке сәгать җидедә алмашына икән. Алар көнгә якынча 45 гектар эш башкара. Моннан тыш, тагын 7 техника әлеге хезмәткә билгеләнгән. Бүгенге көндә 15 көнлек эшләре калып бара, диделәр.
Шул ук вакытта техника паркында да эш башланган: ашлык суктыру комбайннарын, культиваторлар һәм башка агрегатларны саклауга куялар, тырма ремонтына керешкәннәр.
Игенчеләр кырга иртәнге сәгать биштә чыгып, соңга кадәр эшлиләр. КамАЗ йөртүче Поч.Сутердан Наил абый Гайфетдинов һәм «Ягуар» терлек азыгы хәзерләү комбайнын иярләгән Югары Шөн авылында яшәүче Александр Котельниковлар белән дә очрашып сөйләштек.
Наил абыйны хуҗалыкның аксакалы дияргә була. Ул хезмәт юлын УАЗ машинасында шофер буларак башлап җибәргән. «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Әнәс Нәкыйповны йөрткән.
«Бер ел пенсиядә инде мин. Олыгайгач, көн саен иртәнге сәгать дүрттә торып эшкә баруы авыр икән. Бу КамАЗны 1994 елда Яр Чаллыдан үзем алып кайткан идем, бергә картайдык. Аллага шөкер, бер дә авыр хәлдә калдырганы булмады, бик әйбәт чыкты. Кирәк вакытта карап, төзәтеп тордым. Шуңа күрә ул миннән соң да эшләр әле», - диде, елмаеп.
Шофер көз көне - уракта, ә аннан соң ферма тирәсендәге эшләрдә катнаша икән: терлек азыгы ташый, тирес чыгара... Сигез ел прицеплы КамАЗ да йөрткән.
Наил абыйның тормыш иптәше Надежда апа да хуҗалыкта пешекче булып хезмәт куя. Бик тәмле пешерә, дип мактадылар.
Александр исә 12 яшеннән бирле техника арасында кайнаша, башта әтисенә ярдәм иткән, аннан үзе аерым комбайнга утырган. Ул чыгышы буенча Киров өлкәсенең Дым-Дым-Омга авылыннан, ә тормыш иптәше Оля Югары Шөн кызы икән. Шуңа күрә яшьләр бу якларга күченеп кайткан.
«Оля фермада хезмәт куя. Ә мин үткән елга хәтле “Әсәнбаш-Агро” хуҗалыгында төрле техникаларда эшләдем: башта КЗС комбайнында, аннан соң МТЗ-1221 тракторында, “Ягуар”да, соңыннан “Кейс”та. Ә бирегә үткән ел урнаштым, урып-җыю кампаниясе вакытында “Полесье” ашлык суктыру комбайнын иярләдем, быел исә “Ягуар”га утырдым. Алга таба да исән-сау эшләргә язсын», - диде механизатор.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев