Кукмарага шәһәр булганы өчен республика бюджетыннан 20 миллион сум акча бирелде
Әлеге акчаларны без ишегалларындагы юлларны асфальтлау, җәяүлеләр өчен тротуарлар, машиналар өчен тукталыш мәйданчыклары ясау һәм ял зоналары булдыру өчен файдаланырга планлаштырабыз, ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин
-Рәсми рәвештә шәһәр статусы алган Кукмарабызга күпкатлы йортларның ишегалларын төзекләндерү өчен быел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика бюджетыннан 20 миллион сум акча бүлеп бирде. Бу сумма Кукмарага нәкъ менә шәһәр булганы өчен бирелде. Әлеге акчаларны без ишегалларындагы юлларны асфальтлау, җәяүлеләр өчен тротуарлар, машиналар өчен тукталыш мәйданчыклары ясау һәм ял зоналары булдыру өчен файдаланырга планлаштырабыз. Әлеге эшләрне Балтач районыннан килгән подрядчы оешма хезмәткәрләре башкарачак. Смета документлары әзер булганнан соң, алар эшкә керешәчәк, - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин. - Кукмарада 140тан артык күпкатлы йорт бар. Без махсус комиссия белән аларның ишегалларында булып, торышларын карап, тикшереп чыктык. Төзекләндерү иң элек гараж һәм сарайлар алынган, асфальт бөтенләй диярлек ашалып беткән, чокыр-чакырлы урыннар хасил булып, анда су җыелып яту нәтиҗәсендә сазлыкка әйләнгән ишегалларыннан башлана. Кайбер ишегалларына ясалма үлән белән мини-футбол, волейбол, балалар мәйданчыклары, эскәмияләр урнаштырырга, транспорт тукталышы, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен дә махсус юл билгесе куелган урын ясарга, кер киптерү, келәм кагу урыннары булдырырга, ә кайберләренә өлкәннәргә фитнес белән шөгыльләнү өчен махсус җайланмалар куярга ниятлибез. Нур Баян урамындагы 38, 42 йортлар каршындагы урынга зур теннис мәйданчыгы куячакбыз. Быел агачларны төбе белән генә казып алып, башка урынга күчереп утырту мөмкинлеге булган техника сатып алган идек. Аның ярдәмендә һәр ишегалдына агачлар утырту һәм ял зонасы булдыру да күздә тотыла. Болар барысы да халык мәнфәгатьләрен истә тотып, аларның буш вакытларын файдалы һәм күңелле итеп үткәрү өчен эшләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев