Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарадан мобилизацияләнүчеләрнең чираттагы төркемен Казанга өйрәнүләр полигонына озаттылар

Хәрби комиссариатка якыннарын озатырга туганнары һәм дуслары җыелды.

Бүген Кукмарадан өлешчә мобилизацияләнүчеләрнең чираттагы төркеме Казанга өйрәнүләр полигонына китте. Хәрби комиссариатка якыннарын озатырга туганнары һәм дуслары җыелды.

Мобилизацияләнүчеләр арасында үз теләге белән китүче Дмитрий Скворцов та бар иде. Аны озатырга тормыш иптәше, 10 яшьлек кызы һәм 6 яшьлек улы килгән. Гаиләсе аның белән горурлануын белдерде.

«Минем гаиләм бар, мин аларны якларга тиеш. Бабам да бөтен сугышны узган», - диде Дмитрий.

Мобилизацияләнүчеләр белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин очрашты.

Аннары ир-егетләр туганнары белән хушлаштылар һәм автобуска утыртып, Казанга юл тоттылыр.

Туганнары: «Исән-сау әйләнеп кайтыгыз, сезне яратабыз, көтәбез!» – дип озатып калдылар.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

2

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев