Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарадан Хөсәеновлар гаиләсе районда беренче булып, яңа пособиега гариза язды

Беренче балага айлык түләү Татарстанда 8 мең 490 сумны тәшкил итә

Билгеле булганча, Россия Президенты Владимир Путин, яшь гаиләләргә ярдәм итү максатыннан, яңа төр пособие кертте. Пособие 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган беренче балаларга һәм гаиләнең уртача кереме бер кеше башына яшәү минимумыннан 1,5 тапкырга артып китмәгән очракта бирелә.

Яңа елга аяк басканнан соң, Кукмара районында 24 сабый дөньяга килгән. Шуларның 6сы гаиләдә беренче балалар. Жилой Рудник авылыннан Хөсәеновлар гаиләсе районда беренче булып, әлеге айлык түләүләрне алу өчен район социаль яклау бүлегенә килеп гариза язды. 17 гыйнварда аларның Сәид исемле уллары туган. Әлеге гаилә Федераль Закон нигезендә ел ярым дәвамында дәүләттән бала кирәк-яраклары өчен акча алачак. Айлык түләү Татарстанда 8 мең 490 сумны тәшкил итә. Хөсәеновлар бу акчаны инде гыйнвар аеннан ала башлаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев