Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарадан электромонтер Алсу Шәмсиева: «Әтинең юлын дәвам итүем өчен һич үкенмим»

Кукмара район электр челтәрендә эшләүче Алсу Шәмсиева «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең «Минем язмышым — минем һөнәрем» номинациясендә җиңү яулады.

8 Март бәйрәме алдыннан матур хәбәр килеп иреште: Кукмара район электр челтәрендә эшләүче Алсу Шәмсиева «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең «Минем язмышым — минем һөнәрем» номинациясендә җиңү яулады.

Электромонтер һөнәре балачактан күңеленә кереп калган Алсуны икеләтә бәйрәм белән котлап, безнең йортларыбызда гына түгел, үзенең шәхси тормышында да күңел утының гел якты булуын телибез.

Иң элек Алсу Шәмсиеваның һөнәренә күз салыгыз әле: электромонтер. Килешәсездер, чып-чын ирләр эше. Юк, үзе әйтмешли, багана башларына менеп, чыбыклар тарттырып, өзелгәннәрен ялгап йөрми ул. 

Хезмәте, гади тел белән генә әйткәндә, түбәндәгедән гыйбарәт: подстанцияләрдәге трансформаторларны, төп җиһазларны янып чыгудан саклый. Төзек булсыннар, эшләсеннәр өчен, ул аларны хезмәттәшләре белән гел тикшереп, карап, искергәннәрен алыштырып тора.

Кечкенәдән әти кызы булгандыр ул. Юкса, озак еллар Ныртыдагы подстанциядә электромонтер булып эшләгән Әюп әтисенең хезмәт юлын дәвам итәр идеме икән?! Буш вакытларында гел аңа ияреп, эшенә бара, кызыксына, өйрәнә, күңеленә салып куя. Кулына аттестат алуга ук аңлы рәвештә, ике дә уйламыйча, башка бер һөнәрне дә күз алдына китермичә, Казан энергетика техникумына укырга керә. 

«Март аенда диплом алып, Алабугага эшкә китәм дип, өйгә кайттым. Әбием авырый иде. „Кызым, иң элек мине озатырсың инде, аннары китәрсең“, — диде ул, хәер-фатыйхасын биреп. Май аенда документларым белән Алабуга шәһәренә кузгалдым. Ишекне ачып керүемә, бер өлкән яшьтәге абый, киттек-киттек дип җитәкләп алып, эшкә урнаштырып та куйды. 2001 ел иде. Ул заманнарда Алабуга электр челтәрендәге махсус төркем, республикадагы барлык подстанцияләргә чыгып, аларның төзеклеген карап тора. Мин эшкә урнашкач, командировкалар санын киметү һәм эшнең сыйфат ягын да арттыру максатыннан, берничә район өчен безнең Кукмара электр челтәрендә дә шундый төркем ачтылар һәм мине Кукмарага күчерделәр», — ди ул. 

Кукмарадан электромонтер Алсу Шәмсиева: «Әтинең юлын дәвам итүем өчен һич үкенмим»

Алсу эшли торган төркем Саба, Теләче районнарындагы 14 подстанциягә хезмәт күрсәтә. Иртәнге сәгатьләрдә чыгып китеп, кайвакытта гаиләсенә кичке сәгать сигезләрдә генә кайтып кергән чаклары да була икән. Ярый әле тормыш иптәше, «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә газ операторы булып эшләүче Айрат барын да аңлый. Подстанцияләргә профилактик ремонт үткәрүче Алсуының эше җаваплы булуы белән беррәттән куркынычлыгын да онытмый ул. Шуңа күрә юк-бар сүзләр белән җанын да «ашамый».

Алар 2005 елда гаилә кора. Очрашканда икесенең дә беренче никахларыннан берәр бала була, озакламый гаиләне тагын да түгәрәкләндереп, өченче уртак балалары — Әмир туа. Шунысы кызык: Әмир үзе дә белмичә, Әюп бабасы белем алган көллиятне сайлап укырга кергән икән. Өлкәннәренең инде үз тормышы, әмма үскән нигезне онытмыйлар. Нигез дигәннән, Шәмсиевлар 2006 елда бергәләп яңа йорт төзи башлыйлар. Бар эшне дә Айрат үзе башкара. 

«Ә ут чыбыкларын...» — дип, аның сүзен бүлдерәм. 

«Ут чыбыкларын да Айрат үзе сузды, розетка, кабызгычларны урнаштырды. Тикшереп кара әле дип, соңыннан гына минем белән киңәшләште. Гомумән, Айратның кулы алтын аның. Күршеләр дә гел аңа ярдәм сорап мөрәҗәгать итә», — ди Алсу, елмаеп. 

«Бу минем генә түгел, конкурста катнашканда берсүзсез ярдәм иткән коллективымның, ышаныч белдергән район җитәкчелегенең дә җиңүе. Әтинең юлын дәвам итүем өчен һич үкенмим. Йортларыбызда һәрвакыт якты, безне җылытып торучы утлар гына балкысын иде», — ди Алсу.

Фото: «Татар-информ» МА; Айрат Шәфигуллин 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk