Кукмарада “Тоннель” операциясе үтте (фото)
Кукмара-Нократ Аланы юлының беренче чакрымында "Тоннель" операциясе узды. Сәгать 20.00дән сәгать 21.00гә кадәр әлеге юлдан узган барлык автотранспорт та туктатылды һәм тикшерелде, дип хәбәр итте вакытлыча ЮХИДИ начальнигы вазыйфаларын башкаручы Сергей Егоров. -Тикшерү барышында тиешле таләпләр бозуның сигез очрагы ачыкланды. Бер шофер руль артына исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә утырган иде....
Кукмара-Нократ Аланы юлының беренче чакрымында "Тоннель" операциясе узды. Сәгать 20.00дән сәгать 21.00гә кадәр әлеге юлдан узган барлык автотранспорт та туктатылды һәм тикшерелде, дип хәбәр итте вакытлыча ЮХИДИ начальнигы вазыйфаларын башкаручы Сергей Егоров.
-Тикшерү барышында тиешле таләпләр бозуның сигез очрагы ачыкланды. Бер шофер руль артына исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә утырган иде. Транспортта дәүләт теркәлү номеры булмаган, иминлек каешы эләктермәгән, баласын махсус урындыкка утыртмаган шоферлар да штрафка тартылды, - ди Сергей Егоров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев