Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада тәүлеклек тулаем савымны 400 тоннага җиткерү бурычы куелды

«Восток» хуҗалыгында узган семинар үткән елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде.

Узган ел халык күңеленә зур сынаулары белән кереп калса да, районның авыл хуҗалыгы тармагы өчен бик уңышлы булды. Ул игенчелек, терлекчелектәге матур күрсәткечләре, югары нәтиҗәләре белән тарихта уелып калыр. Бу атнада Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов катнашында «Восток» хуҗалыгы базасында үткәрелгән семинар да үткән елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде.

Ирешкән уңышлар чик түгел

2020 ел сөт саву буенча рекордлы күрсәткечләр өчен (тәүлеккә 300 тонна) районга «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены бирелү белән башланып китте. Бу бүләк, бер яктан, зур дәрәҗә булса, икенчедән, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдына тагын да зуррак бурыч һәм җаваплылык йөкләде.

«Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов безгә 2022 елда тәүлеклек тулаем савымны 400 тоннага җиткерүне, ә 2025 елда көнгә 500 тонна сөт савуны бурыч итеп куйды. Үткән ел районда дүрт сөтчелек комплексы салына башлады, быел да әлеге төзелешләр дәвам итеп, аларга тагын дүртәү өстәләчәк. Бу - бик зур эш, әлбәттә. Әгәр шушы биналарны җиткезеп керә алсак, алга куелган максатларга ирешербез, дип ышанам», - дип билгеләп үтте район башлыгы Сергей Димитриев.

Бүгенге көндә районда көндәлек тулаем савым 315 тоннаны тәшкил итә. Билгеле, бу күрсәткечләрдә Вахитов исемендәге, «Урал», «Рассвет» кебек хуҗалыкларның өлеше бәяләп бетергесез. Шушы көннәрдә Нәфыйк Хөсәинов җитәкләгән хуҗалыклар, тагын бер баскыч югарыга күтәрелеп, көндәлек савымны 101 тоннага җиткезә алды. Соңгы биш елда сөт җитештерү 193 процентка үскән.

Үрчем, терлекләрдән уртача көндәлек артым алу буенча да районыбыз республикада беренчелекне бирми. Бүгенге көндә хуҗалыкларда мал саны 35 меңнән артып китте. Шуның 13 меңнән күбрәге - савым сыерлар.

Әлбәттә, бу кадәр терлекне ашату турында да кайгыртырга кирәк. Хәзерге вакытта районда терлек азыгы үзәкләре сафка басып килә. 2021 елда аны барлык хуҗалыкларда да эшләтеп җибәрергә исәплиләр. Шулар ярдәмендә авыл хуҗалыгы предприятиеләрен генә түгел, шәхси секторны да тулысынча сыйфатлы терлек азыгы белән тәэмин итә алачакбыз, дип ышандыра белгечләр.

Моннан өч ел элек районның игенчелек тармагына үзгәрешләр кертү буенча эш планы билгеләнгән иде. Быел кырчылар, уңай нәтиҗәләргә ирешеп, тулаем җыеп алынган уңыш буенча республикада беренче өчлеккә керде.

«Һәр гектардан уртача 44,4 центнер уңыш җыеп алынды. Кайбер басулар хәтта 70-80шәр центнер ашлык биреп сөендерде. Билгеле, районда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең күрсәтмәләренә колак салмыйча, үзбелдеклеге белән эшләп йөрүчеләр дә бар. Ничә ел элек алар басуларында чүп үстергәннәр, әле дә шул юлларын дәвам итәләр. Шуңа күрә кырчылыкта резервлар бик күп әле», - диде Сергей Димитриев.
Район башлыгы быел гектарыннан уртача 50 центнер уңыш алуны бурыч итеп куйды. Барлык күрсәткечләр дә чагыштыруда күренә. Шуңа күрә бу урында аның халык җыеннарының берсендә китергән мисалын искә аласы килә.

«“Восток” хуҗалыгында эшләгәндә бер видеоролик караган идек. Анда элеккеге колхоз рәисләренең берсе Гафият абый Гарифуллин: “Быел районда иң югары уңыш бездә: гектарыннан 13 центнер ашлык җыеп алдык. Ул бөтенебезне дә туендырырга җитә”, - дип сөйләде. Әйе, бу үз вакытында зур сан булган, әмма мондый күрсәткечләр белән хәзер ерак китеп булмый», - диде ул.

Акча санаганны ярата

2020 ел востоклылар өчен дә нәтиҗәле булган: терлекчелектә дә, кырчылыкта да ирешкән уңышлары шактый.

«Әлбәттә, хезмәтнең нәтиҗәсе акча керемендә күренә. Без узган ел продукция җитештереп, 364 миллион сумнан артык акча кереме алганбыз. Шуның  24 процентын кырчылык тармагы алып тора, бу 3435 гектар сөрүлек мәйданы булган кечкенә хуҗалык өчен начар күрсәткеч түгел», - дип билгеләп үтте «Восток» хуҗалыгы җитәкчесе Алексей Леонтьев.

Востоклылар узган елда кредитлардан башка, үз көчләре белән шактый зур төзелешләр алып барганнар. Моңа кадәр булган 800 савым сыерга исәпләнгән ике мал торагы һәм саву залына тоташтырып, 210 терлеккә абзар салганнар. Бу төзелеш 24 миллион сумга төшкән. Корылманың киңлеген 27 метрга киметү, нечкәрәк металл конструкцияләр, юкарак сэндвич-панельләр куллану нәтиҗәсендә, бәясе күпкә очсыз чыкты, диделәр. 2022 елда тагын бер шундый мал торагы торгызырга планлаштыралар. Абзарлар иркен, һава йөреше яхшы, энергиясаклагыч лампочкалар куелган, аларны көн озынлыгына көйләгәннәр, ягъни кичкә таба яктырак яна икән. Бу исә сөтлебикәләрнең продуктлылыгына да тәэсир итми калмый.

«Мин ун ел элек бирегә эшкә килгәндә, ут өчен бер айга 800 мең сум акча түли идек, үткән ел электр энергиясе өчен бер айга уртача 630 мең сум акча тотканбыз. Югыйсә, ул вакытлардан соң электр энергиясенә тарифлар берничә тапкыр үсте», - диде хуҗалык җитәкчесе.
Востоклылар бозауларның сакланышын 99 процентка җиткезгәннәр. Моңа ирешү өчен, тагын бер бозаулату абзары төзегәннәр. Аның бәясе 4 миллион сумнан артыкка төшкән.

«Үткән ел барлыгы 1055 бозау туды, биш үлем очрагы теркәлде. 2020 елда медикаментлар өчен барлыгы 3 миллион 900 мең сум акча тотылды, ә 2017 елда әлеге максатларда 4 миллион 700 мең сум акча киткән. Бәяләр һәм хуҗалыкта терлек саны артуга карамастан, чыгымнарны елдан-ел киметәбез. Бу терлек азыгының сыйфатына һәм технологияләрнең үтәлешенә бәйле», - дип аңлатты хуҗалыкның баш ветеринария табибы Радик Герасимов.

«Восток»та көндәлек 180 тонна монокорм җитештерелә. Бу сөт савуны арттыруга ярдәм итүдән тыш, азыкның әрәм-шәрәм булуына да чик куя. Шуңа күрә востоклылар терлек азыгы культуралары үстерүгә аеруча зур игътибар бирәләр, алар чәчүлек мәйданнарның 61 процентын алып тора, диделәр.

«Бар кеше дә җирдән нәтиҗәле файдалана, сыйфатлы терлек азыгы җитештерә алмый, чөнки моның өчен куәтле техникалар кирәк. Ә монокорм - әлеге мәсьәләне чишүнең иң кулай варианты. Хәзерге вакытта районда чәчүлек җирләреннән башка гына сөтчелек фермалары төзү буенча проектлар булдырыла. Без дә үзебезнең җирлектә 24әр савым сыерга исәпләнгән фермалар төзелешен башлап җибәрергә исәплибез.

Әлеге фермаларда да азык рационының төп өлешен монокорм алып торачак», - диде Алексей Леонтьев.

Үткән ел востоклылар гектарыннан уртача 45,6 центнердан артык бөртек суктырган. Игенчелек тармагы буенча аларның үз эш алымнары бар. Аны хәзер районда юл картасы буларак кулланалар. Семинарда катнашучылар биредә тагын бер яңалык белән таныштылар: Калифорния суалчаннарыннан биогумус җитештерә башлаганнар.

«2018 елда яз бик салкын килде, бөтен басулар сап-сары булып утырды, шул вакытта без, тәҗрибә максатында, кайбер мәйданнарны биогумус белән эшкәртеп карадык. Аның файдасын күреп, суалчаннарны үзебездә үрчетергә булдык. Үткән ел 3 тонна биогумусны сыеклатып, 20 тонна ашлама җитештердек. Аның составында үсемлеккә кирәкле барлык витамин, микроэлемент, аминокислоталар һәм авыруларга каршы көрәшергә антибиотик та бар», - диде хуҗалыкның агрономы Илфат Мөхәрләмов.

«Восток»тагы яңалыкларны санап кына бетерерлек түгел. Биредә һәр белгеч, хезмәткәр - үз эшенең остасы, «фанаты». Алар һаман да әле эзләнүдә, өйрәнүдә... Ә авыл хуҗалыгы буенча киңәш, ярдәм сорап килүче райондашларыбызга аларның ишекләре һәрчак ачык.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы