Кукмарада Сабантуй гөрли
Сабантуйда кунакларны район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Римма Ратниковалар сәламләде.
Күңелле бәйрәмебез Сабантуй янә Киндеркүл авылы янындагы аланда район халкын, шулай ук күпсанлы кунакларны җыйды.
Милли ишегаллары Сабантуйның матур бизәге иде. Аларда төрле халыкларының көнкүреше һәм мәдәнияте чагылдырылды. Биредә Сабантуй кунакларын җыр-бию, ипи-тоз белән каршы алдылар.
Сабантуйда кунакларны район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Римма Ратниковалар сәламләде.
Традиция буенча бәйрәмдә алдынгы кыр батырлары, терлекчеләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләр, сәнәгать, төзелеш, социаль өлкә хезмәткәрләре, зур уңышларга ирешкән спортчылар бүләкләнде.
Сабантуй кунаклары борынгы гореф-гадәтләр белән таныша, музыка тыңлый, бии, милли ашларны татып карый һәм халык уеннарында катнаша алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев