Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада республиканың ирекле янгын сүндерүчеләре командалары ярыша

Төп бүләк — АРС-14 янгын сүндерү автомобиле өчен бәйгенең район этапларында җиңү яулаган 43 команда көч сынаша.

Кукмараның «Сабантуй» бәйрәме уза торган мәйданда Татарстан Республикасының ирекле янгын күзәтчелеге бүлекчәләре арасында республика ярышларының финалы бара. 

Кукмарада республиканың ирекле янгын сүндерүчеләре командалары ярыша

Чараны ачу тантанасында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ирек Кадамов, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Константин Чанышев, «Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте» гомумроссия иҗтимагый оешмасының республика бүлекчәсе советы рәисе Радик Камалетдинов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин катнашты һәм сәламләде.

«Авыл районнарының ирекле янгын сүндерүчеләр командалары арасында уза торган ярыш быел 15нче тапкыр оештырыла. Быел әлеге бәйгегә 43 район килде. Ирекле янгын сүндерүчеләр ул — авыл җирлекләрендә, район үзәкләрендә беренчел булып ярдәмгә ашыга торган төп көч. Республикада барлыгы 650 ирекле янгын сүндерү командасы, 3 меңнән артык ирекле янгын сүндерүче исәпләнә. Алар безнең подразделениеләр белән бергә якынча һәр алтынчы янгынны сүндерүдә катнаша. Без аларга бик рәхмәтле. Янгын ул үз юлындагы бернәрсәне калдырмый. Аны сүндерүгә караганда кисәтү яхшырак», — диде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ирек Кадамов. 

Ирек Кадамов Кукмара районында ирекле янгын күзәтчелеге бүлекчәләрен җиһазландыруга зур игътибар бирелүен дә билгеләп үтте. Узган ел 7 миллион сумнан артыкка 2 янгын сүндерү машинасы, 23 мотопомпа һәм төрле янгын-техник корылмалары алынган. 

Кукмарада республиканың ирекле янгын сүндерүчеләре командалары ярыша

«Татарстан Республикасы ирекле янгын күзәтчелегенең иң яхшы бүлеге» исеменә смотр-конкурс ел саен үткәрелә. Төп бүләк — АРС-14 янгын сүндерү автомобиле өчен бәйгенең район этапларында җиңү яулаган 43 команда көч сынаша. Көмеш медальгә ия булучыларны — автоприцеп шассисында янгын сүндерү мобиль посты, ә өченче урынга ия булучыларны мотопомпа көтә.

Кукмарада республиканың ирекле янгын сүндерүчеләре командалары ярыша 

Ярышлар бик кызу барды. Старт бирелгәннән соң катнашучылар иң элек каршылыклы койма аша үтә, бүрәнә аша бара, зыян күрүчегә беренче медицина ярдәме күрсәтә (муенына корсет, аягына шина куелды). Алга таба алар махсус кием кияләр, мотопомпага янгын сүндерү рукавасын куялар, насосны кабызалар һәм суны мишеньгә төз итеп аталар. Һәр этап өчен баллар куела, вакыт та исәпкә алына.

Кукмарада республиканың ирекле янгын сүндерүчеләре командалары ярыша

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев