Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада прокуратура кибетләрдәге азык-төлек бәяләрен тикшерә

Беренче чиратта, иң кирәкле 24 төрле продукт контрольгә алына.

Кукмара районы прокуратурасы социаль әһәмиятле азык-төлек товарлары - сөт, көнбагыш мае, шикәр, карабодай, дөге, токмач, йомырка, чәй һәм башка әйберләрнең бәяләрен тикшерде. 

Кукмара кибетләре буйлап рейдны район прокурорының өлкән ярдәмчесе Вильнур Кәримов, район Башкарма комитеты белгечләре үткәрде.

«Әлеге тикшерү Татарстан прокуратурасы йөкләмәсе буенча үткәрелә. Аның баршында без көндәлек кирәкле товарларны ваклап сату бәяләренең законлылыгын тикшерәбез. 15.07.10 елда РФ Хөкүмәте тарафыннан раслаган исемлектә мондый 24 төр азык-төлек продукты бар. Кибетләр буйлап рейдлар алдагы елда да булачак. Закон бозулар ачыкланганда прокурор реакциясе чаралары күреләчәк», - дип билгеләп үтте Вильнур Кәримов.

Исегезгә төшерәбез, узган атнада Владимир Путин көндәлек туклану продуктларына бәяләр артуга игътибар итте, алар арасында шикәр, көнбагыш мае, он, макарон әйберләре һәм ипи бар. Россия Президенты азык-төлеккә бәяләр үсешен туктату өчен чаралар күрүне таләп итте.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев