Кукмарада «Кукмара итекләре — 2024» фестивале узды
Фестивальдә Кукмара, Саба, Баулы районнарыннан килгән командалар иҗади осталыкларын күрсәтте һәм спорт уеннарында көч сынашты.
Бүген Комсомол мәйданы кукмаралылар, кайткан кунакларны үзенә җыйды. Тирә-як дәртле музыка, әйдаманнарның көч биреп торган тавышыннан гөрләп торды.
Хәтта «суык бабай» да халыкны куркыта алмады. Берәүләр матур концерт номерларын тамаша кылды, икенчеләр дәртле көйләр астында биеде. Шулай ук биредә уңган райондашларыбызның алтын куллары белән җитештерелгән продукция һәм, әлбәттә, итекләр дә сатып алырга була иде.
Фестивальдә Кукмара, Саба, Баулы районнарыннан килгән командалар иҗади осталыкларын күрсәтте һәм спорт уеннарында көч сынашты.
Уен нәтиҗәләре буенча Кукмара командасы Гран-прига лаек булды, Саба — беренче, Баулы икенче урын яулады.
фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев