Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада команда-штаб өйрәнүләре уза

Чара гражданнар оборонасы штабын югары әзерлек дәрәҗәсенә китерү максатыннан үткәрелә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының төп чаралар планы нигезендә 13 декабрьдән 17 декабрьгә кадәр Кукмара районы территориясендә команда-штаб өйрәнүләре үткәрелә.

Бүген Кукмарада Татарстан Республикасы, Гражданнар оборонасы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыру бүлеге начальнигы Павел Родионов, аның урынбасары Нияз Галимуллин, район гражданнар оборонасы штабы начальнигы Раушания Минһаҗева катнашында утырыш узды. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин алып барды.

«Чара районның идарә органнарын, гражданнар оборонасы штабын югары әзерлек дәрәҗәсенә китерү максатыннан үткәрелә. Эвакуация чаралары буенча, ягъни Казан шәһәреннән эвакуацияләнгән халыкны, аларның гаилә әгъзаларын район территориясендә урнаштыру эшләре алып барыла. Өч көн дәвамында без коткару хезмәтләре җитәкчеләрен, районның гражданнар оборонасы штабын, эвакуацияләнүчеләрне кабул итү комиссиясен әзерләү белән шөгыльләнәбез. Бүген иртәнге сәгать биштә өйрәнүләр башланды, катнашучылар өч көн дәвамында әзерләнгән эшне күрсәтәләр. Без аларның куелган бурычларына җаваплы карауларын күрәбез», - дип билгеләп үтте Павел Родионов.

Утырышта хезмәт җитәкчеләре башкарылган эшләр турында чыгыш ясады.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев