Кукмарада Җиңү көненә бәйрәм программасы билгеле
Бәйрәм чаралары иртәнге сәгать 8дә башлана.
08.00-08.30 сәгатьләрдә – шәһәрнең «Хәтер» паркы, киез итек-киез комбинаты янындагы сквер, рус зираты янындагы мемориаль һәйкәлләргә венок кую, чәчәкләр салу.
09.00 сәгатьтә – театральләштерелгән йөреш, колоннаның Ленин урамы буенча Комсомол мәйданына баруы.
10.00-11.00 сәгатьләрдә – Комсомол мәйданында «Чәчәк атучы май ил буенча атлый» дигән театральләштерелгән митинг.
11.00-12.00 сәгатьләрдә – иң яхшы балалар коллективларының концерты.
14.00 сәгатьтән – шәһәрнең Ленин (14.00), Эшчеләр тыкрыгы (14.30), Майский тыкрыгы-Ворошилов (15.00), Гафиятуллин (15.30) урамнарында яшәүче сугыш һәм тыл ветераннарына багышланган «Һәр ишегалдына Җиңү көне» акциясе, агитбригада концертлары.
18.00 сәгатьтә – Комсомол мәйданында «Җиңү вальсы» акциясе.
19.00 сәгатьтә – «Җиңү яшь килеш кала» дип исемләнгән бәйрәм концерты.
09.00-12.00, 18.00-22.00 сәгатьләрдә фуд-корт (туклану) зонасы эшләячәк.
22.00-23.00 сәгатьләрдә – бәйрәм дискотекасы.
09.00-12.00 сәгатьләрдә сугыш еллары/армия кухнясы привалын чагылдырган реконструкция урын алачак, фотозона эшләячәк.
Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев