Кукмарада «Идел» бию ансамбле коллективын хөрмәтләделәр
Ансамбль Мәскәүдә узган дәрәҗәле хореография конкурсы, «Щелкунчик» милли премиясендә ике тапкыр лауреат була.
Кукмара администрациясендә «Идел» бию ансамблен — Мәскәүдә узган дәрәҗәле хореография конкурсы, «Щелкунчик» милли премиясе лауреатларын хөрмәтләделәр.
Ансамбльнең югары нәтиҗәсе — ансамбль җитәкчеләре, хореографлар Линара һәм Тимур Шәриповлар, балалар, аларның әти-әниләре, район җитәкчеләренең уртак хезмәте нәтиҗәсе.
«Сез Кукмара районын танытуга үз өлешегезне кертәсез. Бөтен ил сезне карады. Шундый зур конкурста үзегезне лаеклы тәкъдим иттегез. Ләкин бу юнәлештә тукталып калырга ярамый, алга таба да эшләвегезне дәвам итәргә кирәк. Без сезгә ярдәм итәчәкбез. Әлбәттә, монда ата-аналарның да өлеше зур. Тормышыгызда мондый җиңүләрнең күп булуын телим», — диде район башлыгы Сергей Димитриев.
Ансамбльнең «Щелкунчик» II милли телевизион премиядә катнашуы зур игътибарга лаек, чөнки аларга бер сәхнәдә Россия һәм чит илләрдән килгән осталар белән чыгыш ясарга туры килә. Анда барлыгы 3 меңнән артык катнашучы була.
«Әлеге конкурста безнең ансамбль ике тапкыр 2нче дәрәҗә лауреат булды: „Халык стилизациясе“ номинациясендә татар стильле „Хатирәләр киштәсе“ биюе һәм „Халык биюе“ номинациясендә „Ауга“ дигән бурят биюе белән. Хәзерге вакытта без март башында узачак „Созвездие — Йолдызлык“ фестиваленең зона этабына әзерләнәбез. Яңа номерлар әзерлибез. Аннары апрель ахырында Әстерханда узачак халыкара конкурска барырга, ә май ахырында Карелия Республикасы башкаласы Петрозаводскта узачак халыкара конкурста катнашырга планлаштырабыз», — дип сөйләделәр киләчәккә планнары турында хореографлар Линара һәм Тимур Шәриповлар.
Балалар да конкурста алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.
«Безгә ярдәм иткәнегез өчен зур рәхмәт. Без онытылмаслык кичерешләр алдык. Мондый масштабтагы конкурста беренче тапкыр катнашуыбыз. Бик тырышып әзерләндек һәм шундый нәтиҗәгә ирештек», — диделәр балалар.
Чара ахырында ансамбльдә катнашучыларга район башлыгының мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев