Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада яшь гаиләләргә торак шартларын яхшырту өчен сертификатлар тапшырылды

Яшь гаиләләргә сертификат «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы буенча бирелә.

Кукмарада «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы уңышлы гына эшләп килә. Бүген район башлыгы Сергей Димитриев әлеге программа кысаларында ике яшь гаиләгә торак шартларын яхшырту өчен сертификатлар тапшырды. Үткән ел әлеге программа нигезендә өч гаилә торак шартларын яхшырта алган.

Сертификат тапшыру тантанасына Кукмарадан Зөлфия, Руслан Кузнецовлар һәм Светлана, Владимир Ачкеевлар балалары белән килгән иде. Ике гаилә дә өчәр бала тәрбияләп үстерәләр икән. Хәзерге вакытта берешәр бүлмәле фатирларда яшибез, диделәр.

Кукмарада яшь гаиләләргә торак шартларын яхшырту өчен сертификатлар тапшырылды

«Мин „Йолдызлык“ балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшлим, ә ирем вахта ысулы белән Мәскәүдә хезмәт куя. Теләгебез — зур, дус гаиләбез өчен йорт сатып алу. Әлеге программа турында интернеттан укып белдек һәм катнашып карарга булдык. Әлбәттә, башта бу аңа эләгәчәгебезгә ышанмадык. Ә шалтыратып, безнең беренчеләр рәтендә торганыбызны ишеткәч, бик сөендек. Документларны тапшыргач, сертификат алганчы ярты ел көттек. Без чиратта унынчы идек. Әмма күпбалалы гаилә булгач, чират тиз барды. Без инде йорт карап куйдык. Сертификат суммасы торак бәясенең 35 процентын тәшкил итә», — дип сөйләде Зөлфия Кузнецова.

Кукмарада яшь гаиләләргә торак шартларын яхшырту өчен сертификатлар тапшырылды

Ачкеевлар гаиләсе дә сөенечләре белән уртаклашты. Күптәннән инде торак шартларын яхшыртасыбыз, йорт сатып аласыбыз килә, диделәр алар.

«Мин „Урал“ җәмгыятендә тракторчы булып эшлим, тормыш иптәшем өйдә инвалид бала карый. Әлеге программа турында „Хезмәт даны“ социаль челтәреннән күреп белдек һәм район Башкарма комитеты бүлегенә барып белешергә булдык. Үткән ел апрель аенда документларны җыеп тапшырдык һәм менә бүген сертификатлы булдык», — диде Владимир.

Айрат Вәлиев район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе урынбасары:

Республикада «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы республиканың Яшьләр эшләре министрлыгы аша тормышка ашырыла. Аның төп асылы торак бәясенең 35 проценты күләмендә (баласы булганнарга) һәм 30 проценты күләмендә (баласызларга) кире кайтарылмый торган дәүләт субсидиясе бирелүдән гыйбарәт. Компенсацияне алу өчен торакка мохтаҗ булган барлык яшь гаиләләр дә гариза тапшыра ала. Бу акчаларны подрядчы оешма аша йорт төзегәндә, икенчел йорт яки фатир сатып алганда һәм, документларны тапшырып, чиратка басканнан соң, яңа алынган ипотеканы каплау өчен файдаланырга мөмкин.

«2020-2025 елларга Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасында катнашу өчен берничә шарт үтәлергә тиеш. Болар:

  • ир һәм хатынның 35 яшькә кадәр булуы;
  • гаиләнең яшәү урыны буенча торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип табылуы, ягъни бер кешегә туры килгән торак мәйданының 18 квадрат метрга җитмәве;
  • ир белән хатынның түләргә мөмкинлеге (банктан алдан расланган кредит турында белешмә, торак бәясенең 10 проценты күләмендә үз акчалары) булу мөһим.

Әлеге шартлар үтәлә икән, яшь гаилә тору урыны буенча район Башкарма комитетына килә, һәм аларны исәпкә куялар. Махсус торак-көнкүреш комиссиясе тикшерү үткәрә, гаиләнең программада катнашырга хокукы булу-булмау турында күрсәтмә бирә. Нәтиҗә уңай булган очракта килешү төзелә, исемлекләр раслана. Шуны да билгеләп үтим: сертификатны Кукмарада гына түгел, ә республиканың башка шәһәр-районнарында да торак шартларын яхшырту өчен файдаланырга мөмкин.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk