Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада яшь гаиләләргә торак шартларын яхшырту өчен сертификатлар тапшырылды

«Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы уңышлы гына эшләп килә.

Бүген район башлыгы Сергей Димитриев әлеге программа кысаларында ике яшь гаиләгә торак шартларын яхшырту өчен сертификатлар тапшырды.  

Кукмарадан Ольга Виноградова тантанага ике улы белән килгән иде. Ярослав - Кукмара өченче мәктәбенең дүртенче, ә Роман беренче сыйныфында укый. 

«Малайларның иң зур хыялы – шәхси йортта яшәү. “Анда бүлмәләр зур һәм иркен булачак, күршеләргә тавыш та ишетелмәячәк, икебез рәхәтләнеп футбол уйнар идек”, - диләр. Сертификатны өй алганда беренчел кертем итеп файдаланырга планлаштырабыз», - ди Ольга. 

Икенче бәхетле гаилә шулай ук Кукмарадан. Гаилә башлыгы Ралиф – металл савыт-сабалар заводында, ә хуҗабикә Алсу район ветеринария берләшмәсендә хезмәт куя. 

«Без иптәшем Ралиф белән 2010 елда тормыш кордык. Ике балабыз бар. Кызыбыз Алинә бишенче сыйныфта укый, ә улыбыз Рузилгә - биш яшь. Бүгенге көндә ике бүлмәле фатирда яшибез, әмма киләчәктә үз йортыбызны булдыру турында хыялланабыз. Әлеге программа турында интернет аша белдек тә бәхетебезне сынап карыйсы иттек. Программаның барлык шартларына да туры килгәнлектән, документлар җыеп тапшырдык. Шөкер, уңай җавап килде. Сертификатны шәхси йорт сатып алганда беренчел взнос итеп кулланырга ниятлибез», - ди Алсу Вәлиева.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk