Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кукмарада «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы - Тарихта без эзлебез» фестиваленең район этабы җиңүчесе билгеләнде

Үзләренең күркәм гаилә тарихларын Яңа Каенсар авылыннан Әхмәтовлар гаиләсе һәм Иске Юмья авылыннан Макаровлар гаиләсе тәкъдим итте.

Район мәдәният йортында үзләренең күркәм гаилә тарихларын Яңа Каенсар авылыннан Әхмәтовлар гаиләсе һәм Иске Юмья авылыннан Макаровлар гаиләсе тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты ел саен «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә бәйгесен үткәрә. Традиция буенча катнашучылар мәдәният йорты фойесында милли гаилә ризыклары һәм шәҗәрәләрен тәкъдим иттеләр. Бәйгегә әзерләнгән тәм-томнар арасында коймак, бәлеш, кыздырылган каз, үлән чәйләре, йол-пыд, жукам, пельнянь, комесь һәм башка төрле милли ризыклар булды. Тыкмачен шыд, ягъни токмачлы ашны жюри әгъзалары да авыз итте.

«Катнашучыларның чыгышын бәяләүнең төп критерие - гаилә традицияләрен, кыйммәтләрен, буыннар тарихи дәвамлыгын саклау. Миңа аеруча милли костюмнар, бигрәк тә өй шартларында кия торган киемнәр ошады. Әзерләнгән милли ризыклар да бик тәмле булды. Ике команда да гаиләләренең кабатланмас матурлыгын, тарихи байлыгын җиткерә алды», - диде жюри әгъзасы, доцент, педагогика фәннәре кандидаты Денис Мочалов.

Тәмле күргәзмәдән соң, бәйгенең иҗади өлешенә күчтек. Ямьле концерт номерлары, ике гаиләнең дә мәхәббәте, дуслыгы һәм бер-берсенә карата хөрмәте белән сугарылган чыгышлар җанга рәхәтлек бирде. Катнашучыларның чыгышлары аша без миләт тарихына чумдык, удмурт халкының гореф-гадәтләренең бөтен кыйммәтен, матурлыгын аңлый башладык.

Бәйге йомгаклары буенча беренче урынны Әхмәтовлар гаиләсе алды.

Фото: Йолдыз Гыймадиева/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев