Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада «Дуслык сыйныфы серләре» республика ата-аналар комитетлары конкурсының финалы уза

Финалда призлы урын алган командаларга Кара диңгезгә Анапа шәһәрендәге балалар лагерына юллама тапшырылачак.

Бүген Олыяз мәдәният йортына республиканың иң дус сыйныфлары җыелды. Бәйге нәтиҗәләре буенча жюри иң яхшы ата-аналар комитетын билгеләячәк.

Ачылу тантанасында ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина быел финалда призлы урын алган командаларга Кара диңгезгә Анапа шәһәрендәге балалар лагерына юллама тапшырылачагын билгеләп үтте. Финалда барлыгы 13 команда катнаша: Кукмара, Алексеевск, Актаныш, Лаеш, Арча, Мөслим, Тәтеш, Әгерҗе, Әлмәт, Бөгелмә районнарыннан, Яр Чаллы, Казан, Чистай шәһәрләреннән.

Ата-аналар балалары һәм сыйныф җитәкчеләре белән бергә түбәндәге конкурс сынауларын үтәләр: визит карточкасы, иҗади номер һәм иҗади проектны яклау. Һәр команда үзенең бердәмлеген һәм сәхнә осталыгын күрсәтергә тырыша. Дуслык сыйныфының серен ачып, иң яхшы комитет исеменә кем лаек булыр? Безнең яңалыкларда укыгыз.

Фото: Йолдыз Гыймадиева/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев