Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада чернобыльчеләр белән очрашу үткәрелде

Чернобыльчеләр Атлас Булатов исемендәге паркта радиация һәлакәте корбаннары истәлегенә һәйкәл урнаштыру мәсьәләсен күтәрде.

26 апрель – Халыкара радиация һәлакәте корбаннарын искә алу көне уңаеннан район Башкарма комитеты бинасында авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан райондашларыбыз, аларның тол хатыннары, әниләре белән очрашу үткәрелде. Чарада катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин сәламләде.

«Чернобыль атом электр станциясендәге шартлауга быел 35 ел. Бу уңайдан районда да төрле чаралар оештырыла. Авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан кешеләрнең хезмәте батырлыкка тиң, без аны онытырга тиеш түгел», - диде ул.

Очрашу барышында дәваханәләрдәге чиратларны тәртипкә салу, аерым кабул итү көне билгеләү, субсидияләр, торак шартларын яхшырту мәсьәләләре һәм Атлас Булатов исемендәге паркта чернобыльчеләр истәлегенә обелиск һәйкәл урнаштыру турындагы сорауларны күтәрделәр. Барлык мөрәҗәгатьләр дә өйрәнү өчен җаваплы кешеләргә җиткерелде.

Очрашу барышында чернобыльчеләр арасыннан аерым бер кеше җаваплы итеп билгеләп куярга килештеләр. Бу сорауларны тиешле органнарга җиткерү өчен күпкә уңайлы булачак, диделәр.

Шулай ук бу көнне алар һәлак булган чернобыльчеләрнең каберләрен зыярәт кылып искә алдылар.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев