Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада булачак күпфатирлы коммерция йортының фундаментын салу буенча эш башкарылды

Йортта 16 – бер, 10 – ике, 6 өч бүлмәле фатирлар урын алачак.

Кукмараның Вахитов урамында коммерцияле күпкатлы торак йорт төзеләчәге турында хәбәр иткән идек инде. Йортта 16 – бер, 10 – ике, 6 өч бүлмәле фатирлар урын алачак. Казанның «Булгарстройкомплект» оешмасы төзелеш эшенә кереште инде.

Район Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге баш белгече Руфия Хәкимова сүзләренә караганда, бүгенге көндә яңа төзеләчәк ике секцияле йортка фундамент салу буенча эш башкарылган.

«Фатирлы булырга теләүчеләр шактый. Аны тулысынча акча түләп тә, кредит рәсмиләштереп тә алып булачак. Әлеге йорт яхшы урында, балалар бакчасы, мәктәп, сәүдә үзәкләре дә янәшә генә. Шулай ук автобус тукталышы да ерак түгел. Торак мәсьәләсе буенча сорауларга җавап алу өчен миңа мөрәҗәгать итәргә була. Кабул итү көннәрем: дүшәмбе, сишәмбе, җомга сәгать 8.00дән сәгать 17.00гә кадәр. Эш телефоны: 2-60-55», - дип ачыклык кертте Руфия Хәкимова.

Фото: Руфия Хәкимова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев