Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада Бөтенроссия хезмәт ярминкәсе уза

Бүгенге көндә район хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә эшсезлек буенча 68 кеше исәптә тора икән.

14-15 апрельдә Татарстанның барлык шәһәрләрендә «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе уза.

Аның төп максаты – тиз арада эш сайлап алу гына түгел, ә карьераны планлаштыруда да ярдәм итү. Ярминкәдә, вакансияләр белән беррәттән, заманча мәшгульлек хезмәтенең барлык мөмкинлекләре дә тәкъдим ителә.

Кукмара районының хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә оештырылган ярминкәдә эш эзләүчеләр һәм эш белән тәэмин итүчеләр катнашты. 

«Очрашу барышында районның шәхси эшмәкәр һәм оешма җитәкчеләре, аларның вәкилләре үзләренә кирәк булган вакансияләр белән таныштырды, эш шартлары, графиклары, хезмәт хаклары турында сөйләде. Предприятиеләрнең кадрлар бүлеге хезмәткәрләре һәр эшнең нечкәлекләренә, социаль гарантияләргә тукталды», - ди район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге белгече Энҗе Газизҗанова. 

Бүгенге көндә район хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә эшсезлек буенча 68 кеше исәптә тора икән. Вакансияләр ярминкәсендә катнашкан оешма-предприятиеләргә авыл хуҗалыгы юнәлешендәге һөнәр ияләре: тракторчылар, механизаторлар, шоферлар, ындыр табакларына операторлар, идарәче, менеджер, технолог, төрле эш башкаручылар, җыештыручылар кирәк. «Тәкъдим ителгән һәнәрләр буенча кызыксынучылар булды. Дүрт кеше тиздән эшле булачак, барлык документлар да инде әзерләнде», - диде Энҗе Газизҗанова.  

Районыбызның бер авылындагы балалар бакчасында сигез ел пешекче булып эшләгән ханым да бар иде ярминкәдә. 

«Бакча үзенең эшчәнлеген туктаткач, эшсез калдым, районның хезмәт һәм мәшгульлек үзәгенә исәпкә бастым. Бүген вакансияләр ярминкәсенә миңа туры килә торган берәр эш урыны булмасмы дип килдем. Бик күп мәгълүматлар алдым. Бер оешмага төрле эшләр башкаручы кирәк икән, теләк белдердем әле. Өйдә утыру түгел бит, пособиегә өстәмә оешма хезмәт хакы да түли. Бүген беренче эш көне итеп билгеләнгән территорияне җыештырып кердем», - ди ул.

Фото: Энҗе Газизҗанова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев