Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада беренче класска барачак балаларга портфельләр тапшырылды (фото)

Бүген Җиңү паркы каршындагы мәйданда тантаналы вакыйга булды: быел беренче сыйныфка барачак 31 балага "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика хәйрия акциясе кысаларында уку әсбаплары тутырылган портфельләр тапшырылды. Бу - матди яктан аз тәэмин ителгән, ишле гаиләдә үсүче балаларга районыбыз эшмәкәрләре, оешма-предприятие җитәкчеләренең бүләге.Халкыбызның киң күңеллеген, шәфкатьлелеген чагылдыручы \мондый акция районыбызда...

Бүген Җиңү паркы каршындагы мәйданда тантаналы вакыйга булды: быел беренче сыйныфка барачак 31 балага "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика хәйрия акциясе кысаларында уку әсбаплары тутырылган портфельләр тапшырылды. Бу - матди яктан аз тәэмин ителгән, ишле гаиләдә үсүче балаларга районыбыз эшмәкәрләре, оешма-предприятие җитәкчеләренең бүләге.Халкыбызның киң күңеллеген, шәфкатьлелеген чагылдыручы \мондый акция районыбызда инде күп тапкырлар үткәрелеп, күркәм традициягә әверелде.

-Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк балаларга уңышлар, лаеклы белем алуларын телим.Безнең киләчәгебез алар кулында, - дип теләкләрен җиткерде район башлыгы Сергей Димитриев үзенең тәбрикләү чыгышында. -Мәктәпләр якты, матур, ремонтланган, моңа "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясендә катнашучыларның да көче кергән, уку өчен барлык шартлар бар.

Район башлыгы үзе, Район Башкарма комитеты Азат Гарифуллин, социаль ярдәм бүлегеҗитәкчесе Светлана Җамалиева, тегү фабрикасының профсоюз оешмасы җитәкчесе Гүзәл Әхтәмовалар, беренчеләрдән булып, балаларны шатландырырга ашыктылар.

Нәни малайлар һәм кызлар, аларның ата-аналары исеменнән барча хәйриячеләргә рәхмәт белдереп, Жанна Бабанова чыгыш ясады:

-Балаларыбыз яхшы укысыннар, сезнең өметләрне акласыннар, районыбызның лаеклы гражданнары булып үссеннәр, - диде ул.

Әлеге акция әле дәвам итәчәк, портфельләр барлыгы 81балага, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгәннәргә дәтапшырылачак.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА, Лилия НУРГАЛИЕВА фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев