Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада баланы мәктәпкә әзерләү күпмегә төшә?

Мәктәпләрдә укулар башлануга ярты ай вакыт калып бара. Сатучылар инде уку әсбаплары кайтарталар. Аларны күреп, күзләр камаша: барысы ачык, төрле, чуар төсләрдә. Баланы мәктәпкә әзерләү җиңел мәсьәлә генә түгел, чыгымлы да. Мәктәп формасы, аяк киемнәре, букча һәм башка кирәк-яракларның бәясе кесәгә нык суга. Шуңа күрә август аенда гаилә бюджетында “кризис” килеп чыкмасын өчен, күпчелек әти-әниләр алданрак әзерләнә башлыйлар. Ә инде мәктәп – балалары беренче сыйныфка барачак ата-ана өчен аерым тема.

 

Мәктәп формасы алыр вакыт

Махсус мәктәп формасы – уку кирәк-яраклары исемлегендә иң кыйммәтлесе. Элек бу яктан җиңелрәк булган: ак кофта-күлмәк, кара итәк-чалбар. Хәзер белем бирү учреждениеләрендә – дресс-код. Нинди форма киеме сатып алырга кирәклеген һәр мәктәп үзе хәл итә. Кызлар өчен ул сарафан яки итәк белән пиджак, малайлар өчен гади костюм булырга мөмкин. Ә төсләренә килгәндә, һәр мәктәп кайсын кулай күрә бит. Кызлар өчен форма киемнәренә дә бәяләр төрле: тектерү 2000 сумга төшәчәк, әзерне дә сатып алырга була. Блузкалар 450-1200 сумнан сатыла. Малайлар өчен костюмнарны 1200 сумнан 3500 сумга алырга була. Күлмәкләр – 400-750 сум.

- Быел төпчек улыбыз беренче сыйныфка барачак. Барлык кирәк әйберләрне алдык диярлек: караңгы зәңгәр төстәге костюм, өч  күлмәк: берсе – ак, тантаналы линейкалар өчен, икесе – көндәлеккә. Канцтоварлар гына аласы калды. Улыбызны киендерү өчен инде 7 мең сум акча китте, - ди хезмәттәшебез Лариса Малова. – Ботинкалар, кроссовкаларны алдан ук алып куйдык. Шушы көннәрдә чәчәк бәйләменә заказ бирәчәкбез. Бәяләренең төрлелегеннән күзләр камаша: үзеңнең кесә янчыгыңа һәм зәвыгыңа карап сайлап алырга гына кирәк.
 
 

Аяк киеме уңайлы булырга тиеш

Инде беренче сыйныф укучысы өчен аяк киемнәрен сайлау мәсьәләсенә килик. Биредә бәяләр шулай ук төрле. Аларның барысы сыйфатка һәм җитештерүчесенә  бәйле. Мәсәлән, малайлар өчен табигый күннән тегелгән ботинкаларны – 1000, кызлар өчен туфлиләрне –  850, балеткаларны 450-500 сумга алырга мөмкин.

- Минем уйлавымча, аяк киеме уңайлы булырга тиеш. Табигый һәм ясалма күннән тегелгәннәре бар. Бәяләр дә аерыла. Ниндиен сайларга – монысы       ата-анадан тора. Табигый күннән тегелгәне, әлбәттә, яхшырак. Бала бит ул аяк киеменнән көне буе диярлек йөри. Аларның аяклары тиз үсә, шуңа күрә         әти-әниләр аяк киеменең олырагын алырга тырышалар. Балаларга да, олыларга да аяк табанының хәрәкәтчәнлеге өчен 0,7-1 сантиметрга зурракны алырга кирәк, - ди аяк киемнәре салоннарының берсендә сатучы Алия Хәлиуллина.

Букча алабыз

Букча сатып алу – аерым тема. Нинди материалдан тегелгән, рәвешен, кайда җитештерелгән булуын исәпкә алырга кирәк. Кибетләрдә ниндиләре генә юк: бизәксез, мультфильм геройлары сурәтләре белән, каркаслы, ортопедик. Балаларны матур рәсемлеләре кызыксындыра, әти-әниләргә уңайлы булуы кирәк. Беренче сыйныф укучысына букчаны дөрес сайлау өчен менә ниләрне исәпкә аласы: үлчәмен, авырлыгын, анатомик формасын, конструкциясен, аркада ничек “утыруын”, материалының сыйфатын һәм куркынычсызлыгын. Белгечләр әйтүенә караганда, буш букчаның авырлыгы 800 грамм-1,5 килограмм булырга тиеш. Бәяләре кибетләрдә төрле: 600 сумнан 2100 сумга кадәр.

 

Букчаны тутырабыз

Костюм, аяк киемнәре, букча турында аңлаштык. Хәзер аны тутырырга гына калды. Дәфтәрләр, ручкалар, буяулар, альбомнар, пеналлар – боларның барысы бик зур ассортиментта сатыла, сыйфатлары, төсләре төрле. Бик кыйммәт тә түгел кебек. Мәсәлән, гади карандаш - 4 сум, ручка – 5, 12 битле дәфтәрләр 3 сумнан башлана. Әмма боларның барысын ала башлагач, түгәрәк кенә сумма җыела. Беренче сыйныф өчен җыелма (набор) канцелярия товарларына экономия ясарга мөмкинлек бирә, ул 300 сумнан 500 сумга кадәр тора. Аны үзеңә дә җыярга була. Соңгы еллар яңалыгы – укучы портфолиосы, аны 195 сумнан башлап алырга мөмкин.  Анда укучы грамоталарын, Рәхмәт хатларын һәм башка бүләкләрен туплап  бара ала.

- Быел кызыбыз Арина – беренче сыйныфка, олысы Богдан өченче сыйныфка барачак. Мәктәпкә үз көчебез белән әзерлибез, әзерлекне алдан ук башладык, - ди өч бала анасы Вика Ишкельдина. – Бүгенге көнгә мәктәп формасы – күлмәк һәм алъяпкычлар, кайбер канцтоварлар алдык. Күлмәкне үткән елгы бәядән - 1600 сумнан, алъяпкычларны 400 сумнан  алып калдык, яңа кайтачаклары кыйммәтрәк булачак. Ике баланы мәктәпкә әзерләү арзанга төшми, барысын исәпкә алганда, кесәгә нык суга.

Вак-төяк тә әһәмиятле

Хәзер кайбер ваклыклар, әйтик, эш дәфтәрләре, укытучы өчен чәчәк бәйләме алу калды. Үз хуҗалыгыңда чәчәкләр үссә, бик яхшы, әмма кайберәүләр сатып алуны кулайрак күрә. Чәчәк кибетләрендә бәйләмнәрне, төрле зәвык һәм акча янчыгының калынлыгына карап, әзерләп бирәләр. Бизиләр, төрәләр, кирәк икән, өйгә китереп бирәләр.
Балалары өчен Белем көне онытылмаслык булсын дисәләр, теләге булганнар сыйныф бүлмәсен шарлар белән бизи алалар. Бер сүз белән әйткәндә, фантазияләре һәм акчалары күпмегә җитә.

 

Мәктәп товарларының уртача бәяләре:

букча – 600-3200 сум,
каты тышлы көндәлек – 25-85 сум,
12 битле дәфтәр – 3 сумнан башлап,
ручка – 5-95 сум,
6 төсле каләмнәр җыелмасы – 22-25 сум,
каләм очлагыч – 5-38 сум,
бөтергеч – 5-15 сум,
пластилин – 30-115 сум,
акварель буяулары -30-110 сум,
пенал – 25-180 сум,
икенче аяк киеме өчен капчык - 60-90 сум,
рәсем ясау өчен альбом – 25-70 сум.

Кукмара 3нче урта мәктәбе психологы Марина Аблаевадан киңәшләр:
- Әлбәттә, һәр ата-ана үз баласына яхшырак булсын дип тырыша. Бала  бит беренче тапкыр беренче сыйныфка бара. Җитмәсә, киемгә карап каршылыйлар, диләр. Әмма бала үзен мәктәптә ничек тотачак - монысы гаиләдә нинди тәрбия алуына, дәртенә, холкына карый. Ата-ана баласын белергә, аңларга, аңа үрнәк булырга тиеш. Бала көннән-көн игътибар үзәгендә үсәргә тиеш. Әгәр ул дөрес тәрбияләнгән булса,  төп әхлакый нормаларны үзләштереп кенә калмый, шул нормалар буенча эш итәргә өйрәнә.Үзаңның үсүе үзенә бәя бирүдә, тәртибен башкаларның ничек бәяләвенә ориентлашып, үзенең уңышларын һәм уңышсызлыкларын  ничек бәяли башлауда аеруча ачык чагыла. Бу мәктәптә белем алуга психологик әзерлекнең бер күрсәткече булып тора. Үзенә дөрес бәя бирү нәтиҗәсендә шелтәгә һәм мактауларга дөрес реакциясе барлыкка килә. Балада укырга теләк тәрбиялибез, мәктәпкә карата уңай караш тудырабыз һәм зур мәктәп юлы башында уңышлы старт алуны тәэмин итәбез.

фото: Алсу Гатауллина, "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев