Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада балалар тынлы оркестры Украинадагы махсус операциядә катнашучыларга теләктәшлек йөзеннән акция үткәрде 

Башта латинча «Z», ә аннары «V» хәрефе рәвешендә тезелеп, оркестр «Прощание славянки» маршын башкарды. 

Кукмара музыка мәктәбенең балалар тынлы оркестры Украинадагы махсус операциядә катнашучы Россия хәрбиләренә теләктәшлек йөзеннән акция үткәрде. 

Яшь музыкантларның чыгышы шәһәр үзәгендәгендә булды. 

«Украинадагы махсус операцияләрдә катнашучы безнең гаскәрләргә рухи теләктәшлек күрсәтергә булдык. Аларның өйләренә һәм гаиләләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез», - дип билгеләп үтте Кукмара музыка мәктәбенең балалар тынлы оркестры җитәкчесе Марат Хәсәнов. 

Тынлы оркестр «Прощание славянки» маршын башкарды. Шул вакытта оркестр латинча «Z», аннары «V» хәрефе рәвешендә тезелде. Әлеге символлар Украинадагы хәрәкәтләрдә катнашучы Россия гаскәрләренең техникасына төшерелә.


 
Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев