Кукмарада 9 Май салюты кайчан “атачагы” билгеле
Җиңү көненә багышланган бәйрәм чаралары 8.00 сәгатьтә башлана
8.00-9.00 сәгатьтә – шәһәрнең киез итек-киез комбинаты, рус зираты янындагы мемориаль һәйкәлләргә венок кую.
8.30-8.50 сәгатьтә – бәйрәм колоннасының, “Үлемсез полк” акциясендә катнашучыларның тезелүе.
9.00-9.50 сәгатьтә – элеватор яныннан алып Кукмараның үзәк урамы буйлап механикалаштырылган һәм җәяүлеләр колоннасының, “Үлемсез полк” акциясендә катнашучыларның тантаналы төстә Комсомол мәйданына баруы.
10.00-11.00 сәгатьтә – Комсомол мәйданында тантаналы митинг.
11.00-12.00 сәгатьтә – сәнгать мәктәбе укучылары концерты.
11.00 сәгатьтә - үзәк стадионда җиңел атлетика ярышлары.
19.00-22.00 сәгатьләрдә – Комсомол мәйданында массакүләм күңел ачу, концерт.
22.00 сәгатьтә – бәйрәм салюты.
22.00-23.00 сәгатьтә – бәйрәм дискотекасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев