Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада 230 мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге катнашучы БалаSkills, JuniorSkills, WorldSkills стандартлары буенча үткән Чемпионатта көч сынашты

Алар 8 юнәлеш буенча үзләренең күнекмәләрен һәм осталыкларын күрсәтте.

Эшче һөнәрләрне популярлаштыру, балаларның иҗади, шәхси мөмкинлекләрен үстерү максатыннан районда WorldSkills, JuniorSkills, WorldSkills стандартлары буенча чемпионатлар үткәрү матур традициягә әверелде.

«Батыр» спорт комплексы базасында чемпионатны ачу тантанасы узды, шулай ук биредә 6+ яшь категориясендә яшь катнашучылар да ярышты. Манзарас урта мәктәбендә 11+, 16+яшь категорияләрендә һөнәр буенча иң яхшы белгеч исеме өчен көрәштеләр.

230 катнашучы 8 юнәлеш: тегү эше, балта эше, челтәр һәм система администраторлыгы, кулинария эше, инженер дизайны, химик лаборатор анализ, мультимедиа журналистикасы, киез итек эше буенча үз осталыкларын, күнекмәләрен күрсәтә алдылар.

Чемпионатта күрше Нократ Аланыннан, Арча районыннан да килгән катнашучылар булды.

фото: Йолдыз Гыймадиева/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk