Кукмарада 2018 елдан алып бүгенгәчә айлык түләүне сорап 168 ана мөрәҗәгать иткән
Районда 2018 елда беренче балага 50 мең сум күләмендәге түләүне – 72, өченче бала өчен 100 мең сумны 16 ана алды
Аналарны һәм балаларны дәүләт яклавы формалары елдан-ел киңәя бара. 2017 елның 21 декабрендә кабул ителгән “Балалы гаиләләргә айлык түләүләр турында”гы Федераль закон нигезендә, 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган (уллыкка алынган) беренче балага 1,5 яше тулганчы айлык түләүләр бирелә башлавы да – моның ачык мисалы. Әлеге дәүләт ярдәме җан башына туры килүче керем 14034 сумнан артмаган гаиләләргә күрсәтелә. Татарстанда айлык түләү 8896 сум тәшкил итә.
2018 елдан алып бүгенге көнгә кадәр, әлеге түләүне сорап, республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Кукмарадагы 24нче бүлекчәсенә 168 ана мөрәҗәгать итте. Шуларның 137сенә түләү билгеләнде. Гаилә керемнәре яшәү минимумыннан артык булу сәбәпле, 31 гариза кире кагылды.
Авыл җирендә яшәүче хатын-кызларны бала табарга кызыксындыру максатыннан, Татарстан Хөкүмәте 2018 елда 25 яше тулмаган аналарга беренче бала өчен – 50 мең сум, 29 яшьтән яшьрәк хатын-кыз өченче баласын тапкач, 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү системасын да кертте. Районда 2018 елда беренче балага 50 мең сум күләмендәге түләүне – 72, өченче бала өчен 100 мең сумны 16 ана алды.
Белешмәләр өчен телефоннар: 2-76-11, 2-83-94, 2-61-09.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев