Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарабыз шәһәр булырга лаек

20 ноябрьдә Кукмара поселогында яшәүчеләр шәһәр тибындагы Кукмара бистәсенә шәһәр статусы бирүгә үз мөнәсәбәтен белдереп тавыш бирәчәк. Шул уңайдан халыкны кызыксындырган сорауларга ачыклык кертү өчен поселок башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллинга мөрәҗәгать иттек. -Райнур Фәритович, поселокка шәһәр статусы бирү өчен билгеле бер шартлар булырга тиеш. Кукмара мондый таләпләргә җавап бирәме...

20 ноябрьдә Кукмара поселогында яшәүчеләр шәһәр тибындагы Кукмара бистәсенә шәһәр статусы бирүгә үз мөнәсәбәтен белдереп тавыш бирәчәк. Шул уңайдан халыкны кызыксындырган сорауларга ачыклык кертү өчен поселок башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллинга мөрәҗәгать иттек.

-Райнур Фәритович, поселокка шәһәр статусы бирү өчен билгеле бер шартлар булырга тиеш. Кукмара мондый таләпләргә җавап бирәме һәм аңа шәһәр статусы бирелүнең финанс, социаль яктан әһәмияте бармы?

-Тарихи чыганакларда Кукмара авылы турында беренче мәгълүматлар 1602-1603 елларда телгә алына. 1928 елда ул эшчеләр бистәсе итеп үзгәртелә, ә инде Татарстан Республикасының 2005 елның 31 гыйнварында кабул ителгән закон нигезендә шәһәр тибындагы бистә статусы ала. Кукмара - 18 меңгә якын халык яшәгән, сәнәгать тармагы, социаль, инженер, транспорт инфраструктурасы үсеш алган, яшәү өчен шартлар булдырылган район үзәге. Гамәлдәге законнар нигезендә район әһәмиятендәге шәһәр статусы алырга барлык шартларга җавап бирә. Район үзәге елдан-ел үсә, төзекләнә, яңа җитештерү предприятиеләре барлыкка килә. 2015 елда 20 гектар мәйданда "Кукмара" сәнәгать паркы төзү эшенә керешелде, анда 13 резидент урнашачак һәм бу предприятиеләрдә бер мең өстәмә эш урыннары булачак. Моннан тыш тагын 16 гектар мәйданда сәнәгать паркын үстерү хәстәре күрелә. Кукмара тарихи истәлекләргә бай, өч гасыр дәвамында эшләп килүче киез итек, савыт-сабалар җитештерү сакланып калган. Халыкка ял итү, спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар булдыру, районга туристлар җәлеп итү буенча максатчан эш алып барыла. Район үзәгенең статусы шәһәр дәрәҗәсенә күтәрелсә, ул кунакларны күбрәк җәлеп итәчәк. Аның социаль, финанс яктан әһәмияте дә туристик индустрияне үстереп, районның салым базасын арттыруда.

-Халыкны, поселок шәһәр статусы алгач, салым, балалар бакчасына, торак-коммуналь түләүләр артмасмы, авыл укытучыларына, авыл табибларына каралган өстәмә түләүләр бетерелмәсме дигән сораулар борчый.

-Кукмараны шәһәр итү турында халыктан, эре предприятие җитәкчеләреннән, төрле төбәкләрдә яшәүче якташлардан, ветераннардан мөрәҗәгатьләр күп булды. Бу инициатива белән чыкканчы халыкның фикере өйрәнелде. Халыкның борчылуы урынсыз: физик затларның салым, торак-коммуналь түләүләрендә бернинди үзгәреш булмаячак. Түләү тарифлары, җир һәм мөлкәткә салымнар торак пунктларның статусына бәйле түгел. Шулай ук укытучыларга, табибларга авыл җирендә эшләгән өчен генә өстәмә түләнә, шәһәр тибындагы бистәләрдә эшләүчеләргә ул каралмаган. Балалар бакчаларына да, моннан тыш хезмәт күрсәтүнең башка сфераларына да түләүләр күләме артмаячак. Шәһәр статусы алып, аның җәлеп итүчәнлеге арткан саен, сәүдә итүдә һәм хезмәт күрсәтүдә көндәшлек үсү нәтиҗәсендә бәяләрнең кимүе дә мөмкин.

-Шәһәр статусы алу өчен Манзарас һәм Зур Кукмара авыл җирлекләрен район үзәгенә кушалар икән, дигән имеш-мимешләр дә йөри...

-Татарстан Республикасының "Административ-территориаль төзелеше турында"гы закон нигезендә район әһәмиятендәге шәһәр статусы алу өчен анда яшәүчеләр саны 12 меңнән ким булмаска тиеш. Кукмара шәһәр статусына Манзарас һәм Зур Кукмара җирлекләрен кушмыйча да җавап бирә, шуңа күрә бернинди территориаль үзгәрешләр дә күздә тотылмый, һәр җирлек расланган чикләрендә сакланып кала.

-Шәһәрләрдә, гадәттә, транспорт кичке сәгатьләргә кадәр йөри, ә поселогыбызда автобуслар кичке сәгать 7дә йөрүдән туктый. Шәһәр статусы алгач, транспорт хезмәте күрсәтү яхшырырмы, дип кызыксына бер газета укучыбыз.

-Транспорт хәрәкәтенә килгәндә, бу мәсьәлә халыкның мәнфәгатьләреннән һәм мөмкинлекләрдән чыгып хәл ителәчәк.

-Шәһәрләргә хас булганча, күңел ачу үзәкләре төзелерме?

-Парклар һәм скверлар булдыру, яр буен төзекләндерү эшләре алдагы елларда да дәвам итәчәк. Тау чаңгысын үстерү өчен зур күләмле эшләр башланды, аның янәшәсендә яктыртылган чаңгы-роллер трассасы сафка басачак, район Мәдәният йортының икенче катында заманча кинотеатр эшли башлаячак, планда сәүдә-күңел ачу үзәкләре ачу да бар.Шушылардан чыгып караганда гына да, район үзәгенә шәһәр статусы бирүнең үз өстенлекләре күп, һәм заман белән бергә атлаучы Кукмарабыз моңа бик лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев