Кукмара шәһәре көнендә бәйрәм салюты булачак
Бәйрәм чаралары сәгать 29 августта 8.00дән башлана
Төбәкне өйрәнү музее:
8.00-20.00 сәгатьләр – “Минем тарихым – республика тарихы” дигән күргәзмә экспозиция.
“Ленин бакчасы” скверы:
9.30-10.30 сәгатьләр – әдәби марафон;
9.30-12.00 сәгатьләр – “Музыкаль иҗади сквер” – инструменталь музыка концерты;
15.30-19.00 сәгатьләр - ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган “Гасырларга дулкынланып карыйм” дигән китап күргәзмәсе.
Атлас Булатов исемендәге парк:
10.00-19.00 сәгатьләр – балалар уен мәйданчыгында төрле чаралар.
Комсомол мәйданы:
15.30-19.00 сәгатьләр - җирле җитештерүчеләр, осталарның эшләнмәләреннән, шул исәптән сувенир продукцияләреннән күргәзмә-сату;
15.30-19.00 сәгатьләр - “Чәчәкләр фестивале”;
15.30-22.00 сәгатьләр - туклану, сәүдә нокталары;
16.00-19.00 сәгатьләр – балалар өчен мастер-класслар;
15.30-16.30 сәгатьләр – “Туган шәһәрем, бар йөрәгем белән синең янда” балалар концерт программасы;
16.30-18.35 сәгатьләр – “Мәдәният мозаикасы” милли иҗади коллективларның этник фестивале;
18.30-18.45 сәгатьләр – территорияне иң яхшы төзекләндерү буенча район конкурсына нәтиҗә ясау;
18.45-19.00 сәгатьләр – “Бергә тату гаилә” дигән флешмоб;
19.15-22.00 сәгатьләр – “Татарча солянка” (алып баручы Рамил Шәрәфиев, җырчылар Айгөл Рәхимова, Миндияр Шәймарданов, Алсу Әбелханова, Раяз Фасихов, Динә-Рафаэль Латыйповлар, Илназ Баһ, Илназ Гарипов һәм башкалар) “Барс-Медиа” иҗат төркеме концерты;
22.00 сәгать – бәйрәм салюты;
22.00-23.00 сәгатьләр – бәйрәм дискотекасы.
0+
фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев