Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара редакциясе хезмәткәрләре санитар-экологик икеайлык кысаларында өмәгә чыкты

Традиция буенча, перчатка, себерке, көрәк һәм тырмалар белән коралланып, редакция хезмәткәрләре узган кышта җыелган чүп-чарны җыештырды.

«Хезмәт даны» газетасы редакциясе хезмәткәрләре Татарстанда үткәрелә торган санитар-экологик икеайлык кысаларында өмәгә чыкты.

Традиция буенча, перчатка, себерке, көрәк һәм тырмалар белән коралланып, редакция хезмәткәрләре узган кышта җыелган чүп-чарны җыештырды.

«Мин 32 ел редакциядә эшлим. Яз һәм көз айларында өмәләр үткәрү безнең өчен матур традициягә әверелде. Бердәм, тату эшлибез. Өмә - ул, беренче чиратта, бәйрәм - чисталык, тәртип һәм яхшы кәеф бәйрәме. Ә өмәне чәй өстәле артында тәмамлыйбыз», - дип уртаклашты реклама белгече Светлана Афанасьева.

Саф һавада эшләү һәркем өчен дә бик күңелле булды.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев