Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районыннан мари гаилә династиясе республикакүләм шәҗәрәләр бәйгесендә җиңү яулады

Катнашучылар милли ризыклардан әзерләнгән күргәзмә тәкъдим иттеләр һәм «Таныш булыгыз: минем гаиләм, минем нәселем» дигән темага чыгыш ясадылар.

Шушы көннәрдә Казанның Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында «Гаилә тарихында гасырлар авазы – Без тарихта эзлебез» гаилә династиясе республикакүләм бәйгесенең финалы узды. Анда конкурсның зона этапларында җиңү яулаган алты гаилә көч сынашты. Районыбыздан Иштуган Иксановның мари гаилә шәҗәрәсе беренчелекне алды.

Конкурс милли аш тәкъдим итү һәм сәхнәдә «Таныш булыгыз: минем гаиләм, минем нәселем» дигән темага чыгыш ясау дигән ике өлештән торды.

...Чигүле сөлгеләр белән бизәлгән борынгы агач өстәл уртасына бәйрәм икмәге, өч төрле ит, дөге һәм кабак салып пешерелгән катлаулы пирог – полыш, берничә катлы белен – коман мелна, каз каны белән әзерләнгән белен – вюран мелна, квас – пуара куелды. Икенче бер өстәлдә исә тәм-томнар, кабымлыклар, яшелчә, җиләк-җимешләр урын алды. Ризыклар шулкадәр күп, хәтта алма төшәр урын да юк иде.

Кадерле кунаклар - жюри әгъзаларын «Кна Вел» төркеме яратып башкара торган борынгы җыр белән каршы алдык, дәртле такмаклар белән озаттык.

Чыгышыбыз милли уен кораллары – барабан, сорнай, гөслә белән башланды. Чөнки гөслә һәм көйдән башка мари халкының милли җаны да булмас иде. Без гаиләбез тырышлыгы белән кайчандыр юкка чыгып баручы Синәр авылының яңа сулыш алуын, милли гореф-гадәт, йолаларны саклау өчен биредә коммерцияле булмаган автоном оешма теркәү турында сөйләдек. Шулай ук моннан ел ярым элек үзебезнең гаилә агачын туплый башлавыбыз, бер-беребез белән танышып, 2019 елда карт бабабыз нәселе Иштуган Иксановның нигезендә җыелуыбыз турындагы чыгыш та кызыклы булды. Сәхнәдә күрсәткән изге агачлыкта табыну мизгелләре дә көчле алкышларга күмелде. Рухани, марича сөйләгәннән соң, сүзен рус телендә дәвам итте: «Җир-Ана, Җир-Күктән дөньядагы бар халыкның бер-берсе белән дус-тату яшәүләрен сорыйбыз», - диде.

Сәхнәдә борынгы йоланы күрсәткән вакытта Иван Петров, Ирина Родыгина, Геннадий Петров һәм Екатерина Абдуллиналарның актерлык сәләтләре дә ачылды. Йола исә мондыйрак иде: төрле исем белән ике икмәк пешерелә һәм, кайсы яхшырак килеп чыга, яңа туган балага шул исем кушыла. Җырлар, «сигезле» биюе, гаилә ишәю хөрмәтеннән бүләкләр өләшү күренешләре дә бик матур килеп чыкты. Мариларның сүзләренә караганда, исеме булмаган килеш бала бу дөньяныкы дип саналмый.

Безнең команда сәхнәдә иң соңыннан чыгыш ясады. Жюриның нәтиҗәсен көткән арада сәхнә артында бию дә оештырдык, безгә башка гаиләләр дә кушылды.

Гаилә династиябезне җиңүче дип атап, иң зур бүләк - диплом һәм акчалата сертификат тапшырулары аеруча дулкынландыргыч мизгел булды. Яшь артистларыбыз фестивальдән чәчәк бәйләмнәре белән кайтты. Әлеге чәчкәләр балаларыбызны сәхнәдә гомер буе озатып барсын, киләчәк буын үзләренең милли мәдәниятләрен, гаилә кыйммәтләрен сакласын, онытмасын иде.

Инде икенче ел рәттән районыбыз «Гаилә тарихында гасырлар авазы» конкурсында җиңү яулый. Татарстан Республикасы үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үткән тантаналы елда бу юлы мари халкының Кукмарабызга җиңү алып кайтуына без аеруча шат. Бәйгегә әзерләнгән вакытта ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәтебез чиксез.

Ольга САННИКОВА, проект җитәкчесе,
Иштуган Иксановның оныкчыгы

фото: Владимир Васильев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев