Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында яшәүчеләр «Татарстан чаңгы юлы – 2022» акциясенә кушылды

Анда мәктәп укучылары, предприятие, оешма җитәкчеләре, хезмәткәрләре, спорт ветераннары, гомумән, чаңгыда йөрергә яратучылар җыйналды.

Кукмара районы халкы «Татарстан чаңгы юлы – 2022» массакүләм ярышларда катнашты. Ул, гадәттәгечә, «Кукмара» чаңгы базасында узды.

Анда мәктәп укучылары, предприятие, оешма җитәкчеләре, хезмәткәрләре, спорт ветераннары, гомумән, чаңгыда йөрергә яратучылар җыйналды.

Спорт бәйрәмендә катнашучыларны район башлыгы Сергей Димитриев сәламләде.

«Безнең районда спортны үстерүгә аерым игътибар бирелә, уңайлы шартлар тудырыла. Сәламәт тәндә - сәламәт рух! Барлык катнашучыларга да бары тик уңай эмоцияләр һәм уңышлар телим!» - диде район башлыгы.

Һәр катнашучы алдан бирелгән гариза буенча күкрәк номеры алды. Шулай ук чара көнендә теркәлүчеләр дә бар иде.

Дистанцияләр төрле яшь категорияләре өчен бүленде. 2012 елда туган һәм аннан да яшьрәк катнашучыларга – 1 чакрым, 40 яшькә кадәр һәм аннан да өлкәнрәк җитәкчеләргә – 1,8 чакрым, 70 һәм аннан да өлкәнрәк катнашучыларга 2,2 чакрым юл үтәргә тәкъдим ителде.

Түбән Казаклар авылыннан 70 яшьлек Кәримулла Искәндәров чаңгы ярышына бик яхшы, күтәренке кәеф белән килгән иде. Старт алдыннан ул безгә матур итеп җырлап та күрсәтте.

«Мондый ярышларда ел саен бик теләп катнашам. Яшь чакта 17 минут эчендә 5 чакрым юл уза идем. Хәзер дә әле, өлкән яшьтә булуыма карамастан, энергиям ташып тора», - ди Кәримулла абый.

Ә менә иң яшь катнашучыларның берсе - Манзарас мәктәбеннән 9 яшьлек Зәлинә Кадыйрова чаңгы ярышларында икенче ел катнаша. Бер чакрым арада ул иң яхшы нәтиҗә күрсәтте.

Бу көнне чаңгы стадионында шуарга гына түгел, тәмле коймаклардан авыз итәргә, кайнар чәй эчәргә дә мөмкин иде.

Җиңүчеләргә медаль, грамота һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев