Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында яшәүче инде 60 ел һава торышын күзәтү көндәлеге алып бара

Чын кыш килерме икән быел? Һава торышын даими күзәтеп баручы халык синоптиклары ни дияр?

Сәерләнде һава торышы: бер көнне термометр баганасы +1 тамгасын күрсәтә, түбә кыекларыннан тамчы тама, күлдәвекләр хасил була, икенче көнне бераз салкынайтып җибәрә дә җир өсте шугалакка әйләнә дигәндәй... Бер танышыбыз әйтмешли, изүләрне чишеп, бүрек колакчыннарын як-якка җибәреп, манма тиргә батып, рәхәтләндереп кар да көрәгән юк. Дөрес, беркөнне яңгыр яуганнан соң түбәдәге карлар ишегалдына төшеп, шуларны шактый чистарттык үзе. Әмма юеш массаны чыгару белән мамык кебек күпереп торган карны түгүне чагыштырып була димени?!

Чын кыш килерме икән быел? Һава торышын даими күзәтеп баручы халык синоптиклары ни дияр?

Кәчимир авылыннан Салих абый Шәриповны күптәннән беләбез. Аның һава торышын күзәтеп баруына да 60 ел була икән.

- Үзенә күрә бер кызык шөгыль ул минем өчен. Бераз вакыт узгач, битләре саргая башлаган дәфтәрләремне тәртипләп тутырган папкадан алам да анализ ясыйм, бер ел белән икенче елны чагыштырам, - ди Салих абый. – Әйтик, 1954 елда көз коры килгән, Яңа елга кадәр кар яумаган. 1974 елда кар - 31 декабрь көнне, 1980 елда - 14 гыйнварда, 2009 елда 13 гыйнварда гына яуган. Ә менә 1979 елда декабрьдә яуган кар бөтенләй эреп беткән, ташу киткән. 1967 елда исә кыш буе кар яуган, көчле бураннар күзәтелгән. Ул елны буранда адашып үлүчеләр дә булды, дип язып куйганмын. 1968 елның 16-19 февралендә кар көртләре шулкадәр күп булган ки, хәтта юлда транспорт йөри алмаган. Шушы ук елның 13-14 мартында да көчле буран котырган. Иртәнге якта кешеләр авылдан Кукмарага эшкә бара алмаган, кайберләренең өй ишекләрен кар күмеп киткән, аларга күрше-күлән ярдәмгә килгән. Колхоз фермасының сарайлары кар астында калган. 13 мартта тизйөрешле поездны Корса тукталышында шулай ук кар күмеп киткән, тепловоз юлдан чыккан булган. 1994 елның 22-28 мартында, көчле буран нәтиҗәсендә, Казан-Яр Чаллы юлы ябылган.

Салих абый Шәриповның архивы арасыннан яңгырлы кышларны да аерып алдык. 1955 елның кышында хәтта өч тапкыр яңгыр яуган. 1959 елның 23-25 гыйнварында, 1962 елның 14-15 февралендә, 1966 елның 24-25 февралендә, 1971 елның 1-11 гыйнварында, 1978 елның 1 гыйнварында, 1981нең 1-3 гыйнварында, 6-8 февральдә, 1983нең 8-15 гыйнварында да яңгырлар яуган. 1984, 1988, 1992, 2001, 2005 елларда да кыш җылы килгән, кайбер көннәрдә яңгыр сибәләгән. 2007 елның 3-15, 22 гыйнварында яңгыр, җепшек кар яуган, юлларда сулар аккан. Өч тапкыр кар явып, өч тапкыр эреп беткән, җирләр чыккан. Шул чагында күп кеше туңдыргычлар сатып алган. 1974 елның 12-16 февралендә һава торышы яз көнендәге шикелле булган.

Бер дә салкыннар булмады микәнни, диярләр күпләр. Салих абый аларны да билгеләп куйган. 1965 елның 12-30 гыйнварында һава температурасы -30...-35 градуска кадәр төшкән. 1969 елның гыйнварында ай буе диярлек 30-42 градуслы салкыннар торган. 1972 елның 13-30 гыйнварында – 30-38, 1994 елның 1-15 февралендә – 30-43, 2003 елның 1-15 гыйнварында - 25-30-42, 2006 елның 16-25 гыйнварында 30-35-40 градус салкын булган. 2010 елның гыйнварында ай буе диярлек температура -25-38 градустан кимемәгән. Ул елны җирдә туң бик каты булган, зиратта каберләрне трактор белән казыганнар. Көздән кар булмагач, җирләр ярылып беткән.

- Ә менә чын кыш булырмы-юкмы, анысын әйтә алмыйм. Чөнки ел белән ел туры килми. Гадәттә, кар күп булган елны ташу аз була иде. Быел җирдә ярты метр туң бар. Ташу китәр, дип өметләник. Әмма аны да алдан фаразлау мөмкин түгел. Хәтта кыш белән җәй дә бик сирәк, нибары берничә көне генә тәңгәл килә. Кыш җылы килгәндә яз белән җәй салкын килгән еллар булган. Барысы да Аллаһы Тәгаләдән. Үз вакыты белән кар да явар, салкыннары да безне читләп узмас, - ди Салих абый. - Иң мөһиме – игеннәр уңсын, ил-көннәребез тыныч булсын.

Үрәсбаш авылында яшәүче Николай абый Михайлов та инде шактый еллар көн саен һава торышын аерым бер дәфтәргә язып бара. Иртәнге һәм кичке сәгать алтыларда, көндезге сәгать уникедә һава температурасын, җилнең юнәлешен, явым-төшем булу-булмауны билгели ул. Николай Егоровичның 2015 елгы дәфтәрен карап утырабыз. Ул елны иң җылы көн 15 һәм 16 гыйнварда булган, һава температурасы -1 градусны күрсәткән. Ә инде иң салкын көн 23 гыйнварда –29 градус теркәлгән. Калган көннәрдә исә һава температурасы -13, -19 градус тирәсендә тирбәлгән. 7 февральдә көндезге сәгать уникедә шулай ук бик салкын, -29 градус булган.

- Узган ел 19 гыйнвар – Качмануда салкын иде. Быел үзегез күрәсез, 0, +1 градус булды. 2019 елда салкын көннәр гыйнвар азакларына кадәр дәвам иткән. 24ендә - 26, 25ендә - 19, ә 26сында -24 градус суык дип язып куйганмын. Ә менә 16 февральдә - 4, 21 февральдә 2 градус җылы иде, - ди Николай Михайлов. – Күзәтүләремне алга таба дәвам итәм. Бәлки зәмһәрир салкыннар безнең якларга да килеп җитәр.

 

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев