Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында Советлар союзы Герое Сабир Әхтәмов каберенә чәчәкләр салдылар

Тантана Манзарас зиратында узды.

Бөек Җиңүнең 77 еллыгын каршы алу хөрмәтеннән Манзарас авылында җирләнгән Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов каберенә чәчәкләр салдылар.

Чарада Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының шәхси состав белән эшләү идарәсе башлыгы эчке хезмәт полковнигы Илһам Сәхапов катнашты, ул мәктәп җитәкчелегенә, геройның якты истәлеген саклауда зур өлеш кертүен искәртеп, рәхмәт сүзләре җиткерде.

Чәчәкләр салу тантанасында шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге җитәкчесе Рамил Нургалиев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлек җитәкчеләре, Манзарас авылы Сабир Әхтәмов исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбенең укытучылары, яшь патриотлары катнашты.

Фото: Йолдыз Гыймадиева/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев