Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында Covid-19 белән зарарлануның өч очрагы ачыкланган

Республикада коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 70 яңа очрагы теркәлгән.

Кукмара районында бер тәүлектә 3 кешедә Covid-19 коронавирус инфекциясе теркәлгән.

Татарстанда коронавируска каршы көрәш буенча оперштаб мәгълүматларына караганда, бүген республикада Covid-19 белән зарарлануның 70 яңа очрагы теркәлгән. 18 кеше - стационарда, 52 кеше өй шартларында дәвалана. 11 очрак читтән кертелгән, ә 59ы элемтә аша йоктырылган.

Инфекцияле кешеләр аеруча Казанда күп ачыкланган – 31 кеше. Яр Чаллыда – биш, Лаеш һәм Теләче районнарында – дүртәр, Балтач, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара һәм Түбән Кама районнарында – өчәр, Питрәч районында – ике, Әгерҗе, Аксубай, Арча, Әтнә, Буа, Чүпрәле, Лениногорск, Тукай һәм Чистай районнарында берәр очрак ачыкланган.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев