Кукмара районында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча 10 йорт салынды
Программа авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү, эш белән тәэмин итүне арттыру, тормыш өчен уңайлы шартлар булдыруны күздә тота.
Вахит авылында яшәүче Рәмилә һәм Таһир Галимуллиннар, Зөлфия һәм Альберт Зариповлар «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы буенча яңа өйле булды.
Бу - Вахитов исемендәге хуҗалыкта хезмәт куючы ике гаилә өчен дә әйтеп бетергесез зур шатлык.
Шәһәрдән - авылга
«Без тумышыбыз белән Вахиттән. Элегрәк Казанда яшәгән идек. Әмма авылда да тормышны шәһәрчә алып бару өчен мөмкинлекләр булуын күреп, 2017 елда туган җиребезгә кайтып төпләндек. Хәзерге вакытта иремнең төп йортында әти-әниләр белән бергә яшибез. Мин хуҗалыкта икътисадчы ярдәмчесе булып эшлим, ә ирем Таһир хуҗалык җитәкчесен йөртә. Надир исемле ул үстерәбез.Программа буенча йорт алу мөмкинлеге турында ишетүгә гариза яздык, тиешле документларны туплап тапшырдык. Барлык таләпләргә дә туры килгәнлектән, шөкер, мөрәҗәгатебез уңай хәл ителде. Әнием үскән төп нигезне саклап калу ниятеннән, өй төзү өчен урынны әбинең ишегалдында сайладык. Беренче нигез ташыннан алып үзебез карап эшләттек. Бер ел эчендә йорт сафка басты һәм без узган ел ачкычны кулыбызга алдык. Программага кертеп, өйле булырга ярдәм иткән өчен җитәкчеләргә рәхмәтебез зур», - ди Рәмилә Галимуллина.
Галимуллиннарның өе 72 квадрат метрны тәшкил итә. Йокы, аш-су, зал, юыну бүлмәләре һәм хәтта мунча да бүгенге көн таләпләренә туры килерлек, заманча итеп эшләнгән. Идәннәрнең җылы булуы бала үстерүчеләр өчен аеруча яхшы.
«Хезмәт килешүе буенча без хуҗалыкта биш ел эшләргә тиеш булабыз. Шуннан соң өйне сатып алып, үзеңнеке итеп рәсмиләштерергә мөмкин.Өйдәге эчке эшләр тулысынча бетте, хәзер җиһазлар гына аласы калды. Көн саен кичке якта өчебез бергә яңа өйгә киләбез. Җәйгә күченергә исәп. Балага да биредә бик ошый. Киләчәктә хуҗалыкта хезмәт куеп, яңа йортның куанычын күреп яшәргә язсын», - дип сүзен дәвам итә хуҗабикә.
Үз өең, үз көең
Зөлфия һәм Альберт Зариповлар яңа йортта ике айдан артык яши. Яшь гаиләнең урам башындагы өе әллә каян күренеп, балкып тора.
«Үз өебез, үз почмагыбыз булуга сөенеп бетә алмыйбыз. Көн саен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укыйм.Тормыш иптәшем тумышы белән - Кукмарадан, ә мин - Вахит авылы кызы. Әти-әнием дә 30 елдан артык Вахитов исемендәге хуҗалыкта хезмәт куйганлыктан, авыл тормышын, мал-туар арасында кайнашырга кечкенәдән бик яратам. Шуның өчен дә мәктәпне тәмамлагач, ике дә уйламый, булачак һөнәрем итеп, авыл хуҗалыгы өлкәсен сайладым. Бүгенге көндә эшлим дә, читтән торып, Казан ветеринария академиясенең дүртенче курсында да белем алам. Иптәшем Альберт хуҗалыкта оператор вазыйфасын башкара. Кукмарада да яшәдек без. Әмма күңелебезгә ошаган эш урыны гына табылмады. Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Факил улы безне эшле дә, программа белән таныштырып, дөрес юнәлеш, киңәш-табышларын биреп, өйле дә итте», - ди хуҗалыкта мал табибы булып эшләүче Зөлфия ханым.
Зариповларның яңа өйләре тыштан алай зур күренмәсә дә, эчтән бик иркен. Хуҗалар әйтмешли, өч кешелек яшь гаилә өчен менә дигән!
«Проект буенча эшләнгәч, биредә бер генә сантиметр да артык түгел, һәрберсе үз урынында. Балалар бакчасы, уен мәйданчыгы, кибет, спорткомплекс та өебез тәрәзәсеннән күренеп кенә тора. Бирегә күченгәнче хатынымның әти-әнисе янында яшәдек. Аларның канаты астында рәхәт булса да, үзеңнеке үзеңнеке инде ул! Йортка газ керү белән бирегә күчендек. Улыбыз Аязга тиздән өч яшь тула. Иң беренче итеп өйгә песи керткән идек, баланың иң яраткан “уенчыгы”на әйләнде дә куйды. Бакчадан сагынып кайта да, кич буе аерылыша алмыйлар. Киләчәктә капка ясыйсы, коймалар тотасы, бакчаны тәртипкә китерәсе бар. Боларның барысы да күңелле мәшәкатьләр. Иң мөһиме: сәламәтлек. Шунысыннан Ходай аермасыннан», - ди гаилә башлыгы.
Руфия ХӘКИМОВА, район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге баш белгече:
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы районда 2020 елдан эшли. Ул авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү, эш белән тәэмин итүне арттыру, тормыш өчен уңайлы шартлар булдыруны күздә тота. Йортны төзегән вакытта аның гомуми бәясеннән 80 процентын - федераль һәм республика бюджеты, ә 20 процентын эш бирүче һәм муниципаль берәмлек түли. Ә инде өй хуҗалары исә биш ел дәвамында ут, су, газ, каты көнкүреш калдыклары өчен һәм килешү наймында күрсәтелгән билгеле бер сумманы гына түләп бара.
Эш бирүче белән хезмәт килешүенең биш ел вакыты чыкканнан соң, торак йортның исәп-хисап бәясенең 10 процентын, ә ун елдан соң сатып алу бәясенең бер процентыннан артмаган бәяне түләп, йорт гражданның милкенә тапшырыла. Әйтик, йорт бәясе 3 миллион сум икән, биш ел эшләгәннән соң 300 мең сум түләп аны үз исемеңә күчерергә була.
Әлеге программа буенча Лельвижда – өч, Вахиттә – ике, Чуллы, Туембаш, Зур Кукмара, Татар Толлысы, Ядегәр авылларында берәр йорт салынды. Гариза язучыларның тугызы – авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшли, ә берсе - укытучы.
Шулай ук районда тормыш шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән «Социаль ипотека» программасы да уңышлы гына эшли. Әлеге программада катнашу өчен ир белән хатынның законлы никахта торуы, аларның берсенең яше 35тән артмавы, шул исәптән, тәрбиядә бер яки берничә баласы булу шарт. Тулы булмаган гаиләләр, ягъни ялгыз бала тәрбияләүче, 35 яшькә кадәрге әти яисә әни кеше дә программа буенча торакка дәгъва кыла ала. Бүгенге көндә районда «Социаль ипотека» программасы буенча торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган 18 гаилә исәптә тора. 2013 елда әлеге программа нигезендә – 30, 2014тә – 22, 2015тә – 23, 2017дә – 8, 2018дә – 1, 2020 елда 11 гаилә тораклы булды.
Илгизәр КОРБАНОВ, Янил авыл җирлеге башлыгы:
Яшьләрнең авылда төпләнүе бик яхшы күренеш. Чөнки киләчәк нәкъ менә алар кулында. Йортлар салу өчен тагын алты җир кишәрлеген рәсмиләштерү, документларын тәртипләү буенча эш бара. Авылга кайтып яшәргә һәм эшләргә ризалык белдерүчеләр булса, без ярдәм итәргә әзер.
Фото: шәхси архивтан, Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев