Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында 10 балага короновирустан прививка ясаганнар

Балаларны вакцинацияләү әти-әни, законлы вәкиленең ризалыгы белән үткәрелә.

Кукмара районында 10 бала короновируска каршы прививка ясатты. Бу хакта район үзәк дәваханәсе эпидемиологы Илназ Фәйзуллин сөйләде.

«Районда12 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга Covid-19дан вакцинация үткәрү башланды. Ун доза Спутник М вакцинасы кайткан иде. Кичә прививка унынчы балага ясалды. Балаларны вакцинацияләү әти-әни, законлы вәкиленең ризалыгы белән үткәрелә», - дип билгеләп үтте Илназ Фәйзуллин.

Табиб бүгенге көндә коронавирус диагнозының 608 кешегә куелуын, аларның унысы йөкле ханымнар булуын да билгеләп үтте. Коронавируска каршы вакцинаның беренче компонентын – 29 мең 672, ә тулысынча 28 мең 400 кеше ясаткан.

Бүгенге көндә дәваханәдә Гам-Ковид-Вак (Спутник V), Ковивак, Спутник Лайт, ЭпиВакКорона вакциналары бар.


Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев