Кукмара районында йөздән артык фермер хуҗалыгы эшчәнлек алып бара (фотолар)
Аларның күбесе басу-кырлардан җир бүлеп алып, игенчелек белән шөгыльләнә, араларында терлекчелек, яшелчәчелеккә өстенлек биреп, югары табышка эшләүчеләр дә бар. Зур Сәрдек авыл җирлегендә үткәрелгән семинар-киңәшмәдә үз хезмәте хисабына көн күрүче берничә фермер хуҗалыгында булып, эш тәҗрибәләре белән танышып кайттык. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин еш кына:...
Аларның күбесе басу-кырлардан җир бүлеп алып, игенчелек белән шөгыльләнә, араларында терлекчелек, яшелчәчелеккә өстенлек биреп, югары табышка эшләүчеләр дә бар. Зур Сәрдек авыл җирлегендә үткәрелгән семинар-киңәшмәдә үз хезмәте хисабына көн күрүче берничә фермер хуҗалыгында булып, эш тәҗрибәләре белән танышып кайттык.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин еш кына: "Һәр кеше үз эшенең фанаты булырга тиеш", - дип кабатлый. Авыл хуҗалыгында аеруча шулай: хезмәтеңне яратмасаң, аңа бар күңелеңне бирмәсәң, уңышларга ирешеп тә, табыш алып та булмый. Маңгай тире эшнең сыйфатын яхшырта, диелгән бит халык мәкалендә дә.
-Районда фермер хуҗалыклары исәбендә 13 мең гектар сөрүлек җирләр бар. Әлеге мәйданнарның 7300 гектарын бөртеклеләр алып тора, - диде район фермерлар берләшмәсе рәисе Таһир Бариев. - Терлек азыгы 5500 гектар җирдә үстерелә. Шулай ук рапс, горчица кебек техник культураларны игүчеләр дә бар. Яшелчәләрдән кәбестә, кишер, бәрәңге, суган - барысы 56 гектардан артык җирне били.
Билгеле, район өчен бу аз мәйданнар түгел, шуңа күрә аннан мөмкин кадәр күбрәк табыш алуга ирешергә кирәк. "Җир табыш китерергә тиеш, бүгенге көндә җирдән тиешле дәрәҗәдә файдаланмаган өчен административ штраф бәяләре артты", - дип кисәтә җитәкчеләр.
Әлеге очрашуның нәкъ менә Зур Сәрдек җирлегендә булуы очраклы гына түгел. Чөнки әлеге авыл җирлеге иң күп фермер хуҗалыклары булуы белән аерылып тора. Биредә халык тырыш, эшчән, бер яңалыкны да кулыннан ычкындырмый, дәүләт тарфыннан бирелә торган төрле ярдәмнәрдән дә актив файдалана. Шуңа күрә бай, мул тормышта гомер кичерә. Билгеле, моның артында зур хезмәт ята, күп көч түгәргә туры килә.
Таһир Бариев сүзләренә караганда, бүгенге көндә Зур Сәрдек җирлегендә район фермерлар ассоцияциясендә теркәлгән егерме фермер хуҗалыгы эшчәнлек алып бара икән. Фермерлардан тыш, җирлектә шәхси ярдәмче хуҗалыклар да актив тормыш белән яшиләр: күпләп суган-сарымсак, бәрәңге һәм башка яшелчәләр үстерәләр, мал-туар, кош-корт асрыйлар.
Беренче тукталыш - Йосыповларның вак суган басуы
Зур Сәрдек авылыннан Йосыповлар гаиләсе инде күп еллар суганчылык белән шөгыльләнә. Бу эшне гаилә башлыгы Җәүдәт абый башлап җибәргән булса, бүгенге көндә аны улы Рүзәл дәвам итә. Аларның барлыгы 16 гектар җирләре бар, шуның алты гектарын суган түтәлләре алып тора. Буй-буй тезелеп киткән түтәлләргә әйтерсең лә яшел келәм түшәлгән! Тигез, матур булып тишелгән суганнар арасында ник бер чүп әсәре булсын. Яшь кенә булса да, Рүзәлнең үз эшенең остасы икәне күренеп тора. Суган үстерү тәртибе, технологиясе һәм башка үзенчәлекләре турындагы һәр сорауга җавабы әзер, озаклап сөйли, аңлата ала.
-Вак суганның дүрт сортын үстерәбез. Алар уңдырышлылыгы һәм тәмнәре буенча бер-берсеннән аерылып торалар. Кайберсе әчкелт яки баллырак булырга мөмкин. Бер гектар җиргә якынча 300 мең сумлык 65-70 килограмм орлык кирәк. Орлыкның бер өлешен сатып алабыз, шулай ук үзебез дә җитештерәбез, - диде ул. - Чүп үләннәренә каршы гербицидлар белән эшкәртәбез. Шулай ук кешеләр яллап та эшләтергә туры килә, ә җыеп алганда бөтен эш диярлек кул белән башкарыла. Трактор ярдәмендә суганнарны күтәртәбез, аннан аны йолкып ике рәткә салып барабыз, кыяклары кипкәннән соң, махсус ясалган барабан аркылы үткәреп чистартабыз.
Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасыннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев