Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында сайлау участоклары үз эшен башлап җибәрде

(Кукмара, 18 сентябрь, "Хезмәт даны"). Бүген, 18 сентябрьдә, Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлыйбыз. Кукмара районында 71 сайлау участогы (7се - поселокта, 64е - авыл җирлекләрендә) иртәнге сәгать сигездә үз эшен башлап җибәрде. Сайлау участоклары кичке сәгать сигезгә кадәр эшләячәкләр. Районда 40 меңнән артык сайлаучы тавыш бирү хокукына ия. Шуларның...

(Кукмара, 18 сентябрь, "Хезмәт даны"). Бүген, 18 сентябрьдә, Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлыйбыз. Кукмара районында 71 сайлау участогы (7се - поселокта, 64е - авыл җирлекләрендә) иртәнге сәгать сигездә үз эшен башлап җибәрде. Сайлау участоклары кичке сәгать сигезгә кадәр эшләячәкләр.

Районда 40 меңнән артык сайлаучы тавыш бирү хокукына ия. Шуларның 614е быел сайлауларда беренче тапкыр катнаша.

Кукмаралыларның күбесе инде иртәнге якта ук сайлау участогына ашыкты, бер-берсен бәйрәм белән котлады. Халыкның күтәренке күңеленә иртәдән балкыган кояшның җылы нурлары, тирә-юньгә яңгыраган музыка тавышлары да бәйрәм рухы өсти.

- Сайлаучыларның барысына да чакырулар таратылды. Бюллетеньнәр фәкать шәхесне раслаучы документ - паспорт белән генә бирелә. Беренче мәртәбә тавыш бирүчеләрне истәлек бүләкләре көтә, - ди район үзәк сайлау комиссиясе рәисе Марсель Төхбәтуллин. - Участокларда сайлау ел да бәйрәм кебек уза: тавыш бирергә килүчеләр өчен чәй эчүләр, шулай ук концерт программалары да оештырыла.

Район үзәк хастаханәсендә дәваланучылар исә үзләре теркәлгән сайлау участокларына барып тавыш бирәчәкләр. Дәваханәдә авыр хәлдә ятучылар һәм сайлау участокларына килә алмаган өлкәннәр өчен өйләренә барып сайлату оештырыла.

-Барлык сайлау участокларына да җәмәгать тәртибен саклау өчен 71 полиция хезмәткәре билгеләнде. Полиция көн дәвамында сайлау участокларында кизү торачак. Алар кичтән участокларны, территорияләрне тикшереп чыктылар, файдаланылмый торган бүлмә ишекләре бикләнде һәм пичәтләп куелды. Шулай ук бүлектә көчәйтелгән-оператив төркем дә эшли, - дип хәбәр итте район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев