Кукмара районында "Чәчәк бәйрәмен" билгеләп үттеләр (фоторепортаж)
Бүген Поч. Кучук авылында мари халкының "Пеледыш Пайрем", ягъни чәчәк бәйрәме билгеләп үтелде.
Әлеге бәйрәм язгы кыр эшләренең тәмамлануын һәм җәйге эшләр алдыннан кыска ял җитүен символлаштыра.
Бу төбәк халкын котларга район башлыгы Сергей Димитриев да килгән иде.
Кунаклар һәм төбәк халкы бәйрәмдә үткәрелгән күп төрле чараларда катнаштылар, төрле милләт халыкларының жыр-биюләрен тамаша кылдылар, спорт ярышларында үзләренең көчләрен сынадылар. Әлбәттә, балалар өчен дә төрле конкурслар оештырылган иде.
Бәйрәмнән тулырак язма белән газетаның алдагы саннарында таныша аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев